Туган як

Әгәр үкчәгез ярылса

Җәйге ачык аяк киемнәреннән күренеп торган яргаланган табаннар хатын-кызны бер дә бизәми. Аякларны дәвалау өчен без сезгә берничә ысул тәкъдим итәбез. Алар әллә ни чыгымнар да, күп вакыт та алмый. Шуларның беренчесе барыбызга да таныш булган аспирин белән ясала. 7 стакан спиртка 10 таблетка аспирин төеп саласың да, яхшылап болгатасың....

Җәйге ачык аяк киемнәреннән күренеп торган яргаланган табаннар хатын-кызны бер дә бизәми. Аякларны дәвалау өчен без сезгә берничә ысул тәкъдим итәбез. Алар әллә ни чыгымнар да, күп вакыт та алмый. Шуларның беренчесе барыбызга да таныш булган аспирин белән ясала. 7 стакан спиртка 10 таблетка аспирин төеп саласың да, яхшылап болгатасың. Кабат 1 шешә йод салып, янәдән болгатырга. Аяк табанының ярылган урынннарына сөртергә. Әзер катнашманы караңгы урында, яхшы ябылган савытта сакларга.

Сөтле-алмалы катнашма. Моның өчен сөттә алманы пешереп, боламык итеп изәбез. Шушы боламыкны аяк табаннарына сөртеп, ярты сәгать тотабыз. Кабат җылы су белән юып төшерәбез.

Нарат ылысы ярдәмендә. 2 стакан нарат ылысын 2 стакан суга салып, кайнап торган сулы савыт өстенә куеп, 20 минут кайнатабыз. Кабат шуны алып суытабыз, сөзәбез һәм 2 бал кашыгы тозсыз сыер мае, 1 бал кашыгы камфорный спир салып яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашманы аякларга сылап, бәйләп куябыз һәм төнгә калдырабыз.

Әгәр вакыт ягы чамалы икән өнгә аякларыгызга зәйтүнле майонез яки кастор мае сылап, политэтилен пакет һәм носки киеп ятарга була. Иртәдән аякларны җылы су белән юып төшерергә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: