Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Гөмбә салаты

Кирәк булачак: 495 грамм маринадланган гөмбә, пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадланган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр данә, 145 грамм кыргычтан уылган каты сыр.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә читчитләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X