Туган як

«Гашыйклар көне» таныштырды

Мәктәптә 5-6нчы класс-ларда укыганда «Гашыйк-лар көне» дип җенләнешеп, малаена-кызына «йөрәк» открыткаларны учлап таратсак та, «гашыйк» сүзенең мәгънәсен белми генә кыланыштык без. 9-10га җиткәч бераз җитдиләндек, открыткалар саны да шактый кимеде. Ә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортының беренче курсында укыганда открытка бирердәй дә, алырдай да кешем юк иде. Мин укыйсы шәһәрдә...

Мәктәптә 5-6нчы класс-ларда укыганда «Гашыйк-лар көне» дип җенләнешеп, малаена-кызына «йөрәк» открыткаларны учлап таратсак та, «гашыйк» сүзенең мәгънәсен белми генә кыланыштык без. 9-10га җиткәч бераз җитдиләндек, открыткалар саны да шактый кимеде. Ә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортының беренче курсында укыганда открытка бирердәй дә, алырдай да кешем юк иде. Мин укыйсы шәһәрдә туганнар юк, шунлыктан тулай торакка урнаштым. Бер бүлмәдә 5 кыз тордык. Алар начар кызлар булмаса да, чит-ятларга бик авыр ияләштем. Кечкенә генә шәһәрдә туып үссәм дә, бик йомыкый булдым шул, башкалар белән аралаша белмәдем.
14 февраль килеп җитүгә, тулай торакның беренче катында елдагыча, дискотекага әзерләнә башладылар. Бүлмәдәш кызлар бизәнеп, матур киемнәрен киеп биергә, күңел ачарга төшеп киттеләр. Ә мин, иртәгәге көнгә әзерләп кую нияте белән, кухняга макарон пешерергә чыктым. Гадәттә, кырмыска оясы кебек кайнап торган кухня бүген буш. Минем кебек дискотекага барырга иренгән бер егет кенә нидер пешереп йөри. Исенә караганда, суда пешкән макарон түгел. Авыздан сулар китереп, итле бәрәңге, кыздырган суган исе килә. «Егет кешенең ничек шулай кухняда ашарга пешереп йөрисе килә икән» дип уйлап, плитәгә су куйдым да, үзем белгән бердәнбер ризык - макарон пешерергә керештем. Теге егет тә минем кебек беренче курс студенты бугай. Икенче курслар инде болай тыныч, куркып йөри белмиләр.
Әллә кухнядагы тынлыктан уңайсызланып, әллә чынлап та кызыксынып, егет миннән ни пешерүем хакында сорашты. Соңрак макарон белән әвәрә килүемне күреп, ярдәм итәргә тәкъдим ясады. Бүлмәсеннән кишер, суган, борыч, помидор тартып чыгарып, аларны майда кыздырды, йомырка салып болгатты, сыр кырды - тагын әллә ниләр кыландырып, мин суда пешереп, шул килеш сосиска белән ашый торган макароннан тел йотарлык тәмле нәрсә әзерләде.
Шулай итеп, без танышып киттек. Егетем икенче курста икән, авылда әнисе үзе генә яши, әтиләре вафат. Гаиләдә иң өлкән бала булганга, әнисенә ашарга пешерүдә, өй җыештыруда, кер юуда да булышырга туры килә икән Рәзилгә. Әле алай гына түгел, яшь булуына карамастан эшкә дә кергән. Сүз уңаеннан әйтим әле, соңрак әле ул мине кер юарга, үтүкләргә һәм башка хатын-кыз эшенә өйрәтте.
Башкалар биеп йөргәндә, мин шулай гади итеп кенә насыйп ярым белән танышып киттем. Институттан бергә кайттык, дәресләрне бергә әзерләдек - кыскасы, минем дә егетем булды. Күп кызлар хыяллана торган «текә» машиналы, бай, озын буйлы, чибәр егет түгел инде, билгеле. Юаш холыклы, басынкы егеткә миннән башка караучы да булмагандыр. Ә ул миңа ошады. «Егетләр йөрәгенә юл - ашказаны аркылы» дигән сүзләр, киресенчә булып чыкты.
Укуны тәмамлагач, иремнең әнисе янына кайттык. Мин авыл тормышына ияләндем, сыер саварга, бакчада кайнашырга өйрәндем. Бәхетемә, каенанам да сабыр кеше булды -
эшем барып чыкмаса, ачуланмады, шыр тоз ашны да чырай сытмый ашады. Әгәр берәрсе миннән көлсә - бар халык алдында мине үтереп мактады, кайбер каенаналар кебек юктан гаеп эзләп, гайбәтемне күрше-күләнгә чәчеп йөрмәде.
Әле хәзер дә күп сөй-ләшмибез - ирем дә, үзем дә аз сүзле. Көннәр буе бер-ике генә сүз алышкан чаклар да була. Тик сөйләшмәсәк тә, бер-беребезнең теләген сүзсез, күз карашыннан аңларга өйрәндек. Бездән бер өй аркылы гына торган, безнең шикелле пар безнең инде өченче бәби табарга җыенуыбыздан көлә. Үзләренең әле беренче балалары гына туды. «Сөйләшкәнегез дә юк бит, каян килеп чыга ул балалар» дип шаркылдый ире. Аңламый ул, сүздә мени хикмәт, җылы мөгамәлә, ягымлы күз карашы, җылы куллар кирәк хатын-кызга, ә тасма тел түгел.
Алия Г.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: