Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Фоамираннан ясалган чәчәк

Интернет челтәрләрен «актарып» утырганда, гаҗәеп бер чәчәк бәйләменә тап булдым. Чәчәкләре чынга охшаган, әмма ясалма булып чыктылар. Алар фоамиран дигән тукымадан ясала. Гөлназ Саматовадан (фотода) мондый чәчәкләрне ничек, кайчан ясый башлавы турында сораштык. - Кызым укыган мәктәптә хәйрия ярминкәсенә нәрсә дә булса ясап килергә сораганда, читтә калмый идем, укытучылар көненә...

Интернет челтәрләрен «актарып» утырганда, гаҗәеп бер чәчәк бәйләменә тап булдым. Чәчәкләре чынга охшаган, әмма ясалма булып чыктылар. Алар фоамиран дигән тукымадан ясала. Гөлназ Саматовадан (фотода) мондый чәчәкләрне ничек, кайчан ясый башлавы турында сораштык.
- Кызым укыган мәктәптә хәйрия ярминкәсенә нәрсә дә булса ясап килергә сораганда, читтә калмый идем, укытучылар көненә дә эченә конфет ябыштырылган чәчәк букетлары ясадым, кызыма уенчык тектем. Кешеләр шатлангач, үземә дә рәхәт була иде. Аннары ясалма чәчәкле ободоклар, заколкалар, чәч бәйләвечләре ясый башладым. Ирем, туганнарым, дусларым мине мактап кына тордылар, - ди Гөлназ.
Өйрәнәм дисәң, Интернет бар. Анда күп кенә мастер-класслар тупланган. 1 сентябрьдә балалар мәктәпкә чәчәк бәйләмнәре алып бара. Ә Гөлназның башкача, үзгә итеп эшлисе килә. Шуңа күрә фоамираннан кечкенә генә букет ясап карый. Уңышлы килеп чыккач, алга таба зурракларын ясый башлый. Аларны күп сорыйлар: Әниләр көненә, Укытучылар көненә, туган көнгә, хәтта туйларга.
Гөлназ үзен оста итеп санамый.
- Күп нәрсәгә өйрәнәсе бар, башка осталарның эшен күзәтергә яратам. Һәр букетка берничә сәгать китә. Аларның һәрберсен күңелемне биреп эшлим. Шуңа күрә дә, эшемне тәмамлагач, физик яктан түгел, күбрәк рухи яктан арыганлыгымны сизәм, - ди ул.
Иҗат белән шөгыльләнергә теләүчеләргә Гөлназ матурлыкка сокланырга өйрәнергә киңәш итә. Үзе урамга чыккач, агачларга, чәчәкләргә, күк йөзенә карарга, фотога төшерергә ярата. Илһам килү өчен болар - менә дигән этәргеч. Моннан соң рәсем ясыйсы, нәрсә дә булса иҗат итәсе килә аның.
- Мин иҗади гаиләдә тудым. Үзем җырларга яратам, сеңелем матур бии, режиссер белгечлеге алды. Үзеңнең эшеңне яратырга кирәк. Мин алга таба үсәргә, профессионал булырга телим. Кызымның «әнием, син барысын да эшли беләсең» диюе үсендереп тора. Бу сүзләрдән соң тормышны яратып яшисе, аны тагын да матуррак итәсе килә, - ди Гөлназ шатланып.
Фотолар https://vk.com/id194865288 сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев