Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Файдалы да, матур да

«Чәчләрем кара төстә булса да, кашларым табигатьтән аксылрак һәм сирәк. Аларны гел буяп торам. Көн саен карандаш белән сызу уӊайсыз, буяу кыйммәт һәм озакка җитми. Хәзер күп кенә хатын-кызлар «татуаж» ясата, тик энәдән куркам. Нишләргә? Миләүшә» . Бу сорауга җавапны перманент макияж («татуаж») мастеры Анжела Андрианова бирде: - Бүгенге көндә...

«Чәчләрем кара төстә булса да, кашларым табигатьтән аксылрак һәм сирәк. Аларны гел буяп торам. Көн саен карандаш белән сызу уӊайсыз, буяу кыйммәт һәм озакка җитми. Хәзер күп кенә хатын-кызлар «татуаж» ясата, тик энәдән куркам. Нишләргә?
Миләүшә» .
Бу сорауга җавапны перманент макияж («татуаж») мастеры Анжела Андрианова бирде:
- Бүгенге көндә кашларны кына (хна) белән буяу модага кереп бара, ул, шулай ук, биотатуаж, дип атала. Аксыл төстә, сирәк кашлы хатын-кызлар өчен менә дигән ачыш.
 
Табигый кына составында аммиак һәм агулы кушылмалар
юк, ул кашларыгызны яндырмаячак, киресенчә, ныгытачак кына. Төсе чәч төсенә туры китерерлек итеп сайлана: урман чикләвегендәге, коӊгырт һәм кара төс.
 
Кашларныӊ билгеле бер формада күрергә теләсәгез, башта мастерны аларны карандаш белән сызуын сорагыз.
Процедура барлыгы 30-40 минут вакыт ала, ә төсе 2 айга кадәр, тиредә исә 4-6 атна дәвамында саклана. Тиренеӊ сеӊдерү сәләте дә тәэсир итә: кына никадәр тирән керсә, шулкадәр озак саклана. Исегездә калдырыгыз, кына белән буялган кашлар «гомерен» бар сауна, солярий, косметика кыскарта. Матур булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев