Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Файдалы итеп уздырыйк

Әллә каян гына килеп чыккан бер яман вирус күбебезне өйләребезгә куып кертте. Бакча сезоны әле башланмады, ял итү туйдырды. Әйдәгез, әниләр заманын искә алып, кул эше тотыйк.

Ни белән булса да мавыгу күңелдә психологик комфорт тудырырга ярдәм итә. Ә тегү, чигү, сәйлән белән бизәкләү мускулларны йомшарта, көн дәвамында чуалган фикерләрне тәртипкә китерә. Психологлар шуны да ачыклаган, үзләренә нинди дә булса яңа шөгыль табучыларның гомерләре дә озынрак була, төрле чирләргә дә сирәгрәк бирешә икән.
Кул эшләре турында үзара фикер алышу буш сүзләргә, төрле гайбәтләргә караганда күпкә өстен. Бүгенге көндә гүзәл затлар өчен бик күп клублар, төрле сайтлар эшләп килә. Һәркайсында үзең өчен бик күп мәгълүмат алырга була.
Тагын шуны да әйтеп китим әле: кул эшләре тоту сәламәтлек өчен файдалы. Бәйләү теш сызлавын бетерә, диләр. Ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына да уңай йогынты ясый, күңел төшенкелегеннән чыгарга ярдәм итә. Чигү баш авыртуын, колаклар шаулавыннан дәвалый, күзләрне, баш миен ял иттерә. Ышанасызмы юкмы, чигеп утыру ябыктыра да икән әле. Тегү кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресслардан саклый. Ә макраме, икенче төрле әйткәндә баулар үрү, ашказаны авыртуын, буыннар сызлавын баса, гармональ тайпылышларны дәвалый.
Хәзер инде оекбаш бәйләп, кулъяулык чигеп, берәүне дә шаккатырып булмас. Шуңа күрә заманчарак әйбер эзлик.
Әйтик, алка, чәч каптыргыч, муенса кебек берәр нәрсә ясыйк.
Әзер үрнәкне алып, үзегезчә үзгәртеп, төсләрен туры китереп ясарга була бит. Интернеттан бик матур алка үрнәге дә таптым. Бәлки сезнең күргәнегез булгандыр, ә нигә ясап карамаска? Алдан әйткәнчә төсен, формасын үзегез сайлагыз, төп кирәк чимал – пластик.
Ясау өчен балалар бакчаларында әвәләү шөгыле өчен кулланыла торган пластмасс такта, өслекне каплар өчен юеш салфеткалар, пластикны юка итеп җәяр өчен уклау, лезвие, скалпель, стекалар (пластилин җыелмасындагы да ярый), пластик бакыр төсендәге алка асылмасы, төрле төстәге вак мәрҗәннәр, штамп – рәсеме туры килердәй төймә, кара белән язу каләме, штифтлар (кыл белән дә эшләү мөмкин), бронза төсендәге акрил буяу, нечкә каргаборын (плоскогубцы) кирәк булачак.
Башта пластикны кулда изәбез. Цилиндр ясыйбыз. Аны икегә тигезләп бүлеп, ике шарчык тәгәрәтәбез. Шарчыкларны үзегезгә охшаган формага китерәбез. Энә белән тишеп, ыргак тагабыз. Уртасына штамп бастырабыз. Каләм очы яки башка корал белән төрле бизәкләр төшерәбез.
Уемнарга кертмичә генә пластикка җиңелчә кагылып, бармак очы белән акрил буяу тидерәбез. Бераз киптерәбез. Пыяладан алмыйча, суык мичкә куябыз. Мичне 130 градуска кадәр җылытып, 30 минут тотабыз. Лаклыйбыз. Алканы җыябыз. Әлеге технологияне кулланып, алка янына муенса, беләзек тә ясап була.

Фотолар pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев