Туган як

Диета тотуның үз тәртибе бар

Көннәр язга авышуга, хатын-кыз үз буй-сынын җыйнакларга тырыша. Фигурасыннан канәгать кызлар бармы икән ул?! Җәй көне, коену костюмы кигәч, зифарак күреним дип, диетага утыра башлый кызлар. Шуны онытмагыз: диета - организм өчен зур сынау. Мәсәлән, бертөрле ризык кына ашап торганда (карабодай боткасы, кефир) организм витаминнарга ярлылана. Майсыз диеталар гиповитаминозга китерә,...

Көннәр язга авышуга, хатын-кыз үз буй-сынын җыйнакларга тырыша. Фигурасыннан канәгать кызлар бармы икән ул?! Җәй көне, коену костюмы кигәч, зифарак күреним дип, диетага утыра башлый кызлар.
Шуны онытмагыз: диета - организм өчен зур сынау. Мәсәлән, бертөрле ризык кына ашап торганда (карабодай боткасы, кефир) организм витаминнарга ярлылана. Майсыз диеталар гиповитаминозга китерә, ә гел ач торасыз икән, организм тиз арада «кара көнгә» запас җыя башлар. Диета тотып, анорексия чиренә юлыксалар да (гәүдәләре скелетны хәтерләтүче коточкыч кызларны телевизордан күрсәткәлиләр), диета тотучылар кимеми. Кешене үз фикереннән кайтырга үгетләп булмый, шулай да, түбәндәге киңәшне тотсагыз яхшы булыр.
«Кырыс» диетада озак утырмагыз. Организм моңа күнегә һәм сез ябыгудан туктыйсыз. Диетага еш утыру да ярамый, чөнки организм өчен авыр, аңа ял бирергә кирәк. Үзегез яраткан файдалы ашамлык диетасын сайлагыз. Физик күнегүләр дә бик кирәк. Чөнки физик эш майларны тизрәк «яндыра».
Диетадан чыккач та, ризык күләмен контрольдә тотыгыз. «Ачыккан» организм күбрәк азык таләп итә, югалткан авырлык тиз арада кире кайтырга да мөмкин.
Шуны онытмагыз, дөрес тукланып та ябыгырга була. Әйтик, алкогольне, шикәрне, тозны һәм камыр ризыгын киметергә кирәк. Симез сыер итен - тавык итенә, майонезны - горчицага, ак ипине - арыш ипиенә, майлы эремчекне майсызына алыштырып та шактый калориядән котылып була. Шоколад урынына җиләк-җимеш ашагыз. Яшелчә исә иң файдалы, витаминга бай продукт, калорияләре дә аз.
Диета тотканда һәр ризыкны белеп ашарга кирәк.
Яшел үләннәрне - ит, фасоль, борчак белән; майларны (май, каймак, хайван мае) бары тик яшелчә һәм крахмаллы ризык белән кушып ашагыз.
Составында шикәр күп булган җиләк-җимешне (банан, виноград, манго) майлы ризык белән кушарга ярамый. Шикәр майны тарката һәм организмга сеңдерергә ярдәм итә. Әчкелтем җиләк-җимеш һәм яшелчәне (әфлисун, помидор, чия, алма) аксымлы ризык (ит, кош ите, балык, йомырка, сөт продуктлары, чикләвекләр) белән кушмагыз. Аксымлы ризык башка аксымлы ризык белән дә ярашмый. Ит, балык ризыкларын cыp, йомырка белән бергә ашарга тырышмагыз. Итле ризык янында яшелчә булырга тиеш.
Шунысын да онытмагыз: авыр физик эштән яки спорт белән шөгыльләнүдән соң ук ашарга ярамый. Мускуллар һәм нерв киеренкелегеннән соң ашказанында азык кайнату согы бүленеп чыксын өчен бераз вакыт кирәк. Ашап алгач, шунда ук авыр эшкә тотынмагыз, йокларга да ятмагыз. Иң яхшысы, ял итеп алу яки ашыкмыйча гына урамда йөрү. Ашар алдыннан, ашаганда һәм ашагач та - су, чәй, сөт, кофе, сок, газлы су эчәргә киңәш ителми. Болар ашказаны согы белән кушыла һәм нормаль ашкайнату процессы бозыла. Ашап алгач, бер сәгатьтән соң гына су яки чәй эчәргә ярый. Ашаганнан соң җиләк-җимеш белән ашказанын тутырып кую да дөрес түгел. Чөнки җиләк-җимеш тиз эшкәртелә, ә азык тулы ашказаныннан тиз чыгып китә алмый, чери башлый. Шул сәбәпле эч күбә. Ризыкны яхшылап чәйнәгез, селәгәй ярдәмендә эшкәртелгән һәм вакланган ризык тизрәк тә, яхшырак та үзләштерелә. Еш һәм аз-аз ашагыз. Аппетитсыз ашалган ризыкның файдасы юк. Төнгә каршы күп ашау - зарарлы. Ашар өчен яшәмәгез, яшәр өчен ашагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: