Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чулпылар чыңы – тарих авазы

Шәһәрдәшебез, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артисты Гөлназ Кашаева үзенчәлекле фотосессиядә катнашкан. Инстаграм челтәрендә борынгы татар киеменнән төшкән фотосурәтләр урнаштырган. Ул чулпылар, хәситә, күкрәкчәләр күз явын алырлык! Гөлназдан әлеге кызыклы тәҗрибә турында сөйләвен сорадык.

– Илдар Гатауллин белән мин социаль челтәрләрдә таныштым. Ул осталар белән борынгы бай татар, башкорт киемнәрен сатып алып, яңарта. Теккәндә борынгы тукымаларга охшаш булган парча ишеләрдән файдаланалар, элеккеләр кебек, көмеш акча белән бизиләр. Миңа аларның эшләре ошый, шуңа күрә еш кына «лайк» куя идем. Ә бервакыт Илдар борынгы киемнәрдән фотосессиядә катнашырга тәкъдим итте. Әлбәттә, бик шатланып риза булдым, – ди Гөлназ.


Алдан ук әйтеп куябыз: моның өчен шәһәрдәшебезгә бер тиен дә түләмәгәннәр, киресенчә, ул студияне арендага алган, визажистка мөрәҗәгать иткән. Гөлназга исә өч төрле кием биргәннәр, шуларның берсе «Сөембикә» дип атала, икесе – бай татар хатыннар киеме. Әлбәттә, мине, хатын-кыз буларак, бу киемнән ул үзен ничек хис иткәне кызыксындырды.
– Безнең нәселдә байлар булган. Шуңа күрә байлар киемендә үземне рәхәт хис иттем. Ләкин авырлыгы-ы!.. Калфак кына 1,5 килограмм. Без сәхнәдә бизәнү әйберләре киябез, тик алар чын түгел бит. Ә монда көмеш тәңкәләр белән бизәлгән хәситәне киеп Гөлсем Камская театрда уйнаган, хәтта «Нур» театры мөһере сакланып калган, – ди Гөлназ Кашаева.


Моңа кадәр фотосессиядә катнашкан Айдар Галимов, Дилә Нигъмәтуллина һ.б. танылган кешеләр хәситәгә имзаларын куйганнар.
Гөлназ кызыклы фактлар турында да сөйләде: элек ире аерган хатын әти-әнисенә өстендәге булган киеменнән кайтып киткән. Шуңа күрә кияүдә вакытта күкрәкчәсен дә, калфагын да тәңкәләр белән бизәгән, толымнарына чулпы ясаткан. Кулларында кыйммәтле беләзекләр, йөзекләр булган. Аерылган вакытта бу әйберләр хатынга күпмедер вакыт яшәргә мөмкинлек биргән.


– Үзенчәлекле фотосессия иремә һәм балаларыма бик ошады. Миннән соң анда тагын өч түбәнкамалы катнашты. Чыннан да, онытылмас тәҗрибә бит ул! Тарихка якынаю, аңа кагылу үзе ни тора! Өстәвенә, соңгы елларда татар бизәкләрен киемгә, сумкага төшерү модага керүе дә куандыра, – ди әңгәмәдәшем.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев