Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чибәр булу – табигый теләк

Дмитрий Киселев Түбән Камада маммология бүлеге мөдире буларак билгеле, ул, шулай ук, хирург-онколог та. Дмитрий Иванович 14 ел буе пластик операцияләр дә ясаган. Сүзләренә караганда, пластик хирургия аныӊ өчен күб-рәк бик тә кызыклы һәм файдалы хобби булган. - Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Аныӊ гәүдәсе матур булмаса, күӊеле дә...

Дмитрий Киселев Түбән Камада маммология бүлеге мөдире буларак билгеле, ул, шулай ук, хирург-онколог та. Дмитрий Иванович 14 ел буе пластик операцияләр дә ясаган. Сүзләренә караганда, пластик хирургия аныӊ өчен күб-рәк бик тә кызыклы һәм файдалы хобби булган.
 
- Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Аныӊ гәүдәсе матур булмаса, күӊеле дә китек. Без хәтта яшь кызларга да
операция ясадык, - ди хирург. - Күз алдыгызга китерегез, бер күкрәге кечкенә, икенчесе зур булган гүзәл зат көзге янына да килергә теләми. Яки борыны сынган очракта…
 
Табибка колаклары тырпаеп торган егетләр һәм кызлар да мөрәҗәгать иткән. Мондый җитешсезлек аркасында алар сәламәтлекләренә дә зыян китеререгә мөмкин. Мисал өчен, бер үсмер, колаклары тырпаеп тормасын өчен, көн саен аларны «суперклей» белән башына ябыштырган. Нәтиҗәдә колакларында һәм башында җәрәхәтләр барлыкка килгән.
 
- Ә менә бу очракны мин һәрвакыт көлеп искә алам, - дип елмая табиб. - Кабинетыма гаҗәеп гүзәл бер кыз килеп керде, бер генә дә җитешсез ягы юк, тик… колаклары тырпайган. Операция ясадык һәм өч айдан килергә куштым. Кыз өч айдан килде, ә колаклары элеккечә - тырпайган. Мин нишләргә дә белмәдем - операция ясалган, моныӊ булуы мөмкин түгел! Берничә минуттан әлеге кызыкайныӊ минем пациенткамныӊ игезәге булганлыгы ачыкланды. Монысына да операция ясап, колакларын матурлап куйдык.
40 яшьтән узган күп кенә хатын-кызларныӊ һаман да гүзәл итеп күренергә теләүләре - табигый хәл. Күп очракта, күкрәкләрен зурайтуны сорыйлар.
 
- Эшли башлаганда, мәгълүмат аз иде, әдәбияттан - чит телдән тәрҗемә ителгәне. Совет заманында пластик хирургия илдә берничә дәваханәдә булды, - дип искә ала табиб.
 
Әмма пластик хирург булып эшләр өчен, медицина институтын тәмамлау гына аз, кимендә биш ел хирург булып эшләү мәҗбүри. Яхшы белгеч исеменә лаек булу өчен, күп операцияләр ясарга кирәк. Һәм, әлбәттә, анатомияне яхшы белергә. Иӊ авыр операцияне Дмитрий Иванович әле дә хәтерли. Ул вакытта күкрәкне кечерәйтү 7 сәгать вакытны алган. Ә менә юктан гына үзен-дә җитешсезлекләр табып, пластик хирургларга мөрәҗәгать итүчеләрне җене сөйми.
 
Дмитрий Иванович пациентлары килгәнче үк - эш урынында. Әмма кайберләре тагын да иртәрәк килә. Шул уӊайдан ул тагын бер очрак турында сөйләде:
- Хәл кышын булды. Пациентым операциягә иртәнге сигездә килергә тиеш иде. Мин сигезенче яртыга дәваханә янына килгәндә, бер кыз тырышып-тырышып, җыештыручы белән бергә кар көри иде. Аннан ачыкланганча, ул иртәнге биштә уянып, йоклый алмыйча яткач, торып, дәваханәгә килгән.
 
Җыештыручы бүлмәсеннән кала, барлык ишекләр ябык бул-ган. Туӊмас өчен ул, көрәк алган да, эшкә керешкән.
14 ел эчендә Дмитрий Киселев зур тәҗрибә туплаган, аӊа әле дә мөрәҗәгать итәләр. Тик ул мондый операцияләргә бүтән алынмый.
- Мин алтын куллы күп кенә пластик хирургларны беләм. Күпмедер вакыт узгач, алар бу өлкәдән киттеләр, - дип аӊлата табиб. - Эшлисен эшләдем, хәзер исә кызыгы бетте, диимме… Аннары мин хатын-кызларга маммолог, хирург-онколог буларак кирәгрәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев