Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чәчне ничек ныгытырга?

«Соӊгы арада, чәчемне тараганда, таракта күп чәч калуына игътибар итәм. Хәтта башны сыйпап алганда да, ул кулымда кала. Матур толымнарым - минем горурлыгым иде, чәчемә һәрвакыт сокландылар. Хәзер нишләргә? Чәчем нидән коела? Сәрия». Иӊ беренче чиратта, чәчнеӊ коелу сәбәбен ачыкларга кирәк. Алар күптөрле: - организмда гормональ үзгәрешләр, - йөклелек, бала...

«Соӊгы арада, чәчемне тараганда, таракта күп чәч калуына игътибар итәм. Хәтта башны сыйпап алганда да, ул кулымда кала. Матур толымнарым - минем горурлыгым иде, чәчемә һәрвакыт сокландылар. Хәзер нишләргә? Чәчем нидән коела?
Сәрия».
Иӊ беренче чиратта, чәчнеӊ коелу сәбәбен ачыкларга кирәк. Алар күптөрле:
- организмда гормональ үзгәрешләр,
- йөклелек, бала табу,
- еш авыру, кайбер даруларны кабул итү дә чәчнеӊ коелуына китерергә мөмкин,
- артык күп борчылу,
- баш кавыгы,
- начар экология.
Аптекаларда күптөрле маскалар, дәвалау шампуньнары сатыла. Чәчне коелудан туктату һәм тукландыру өчен, башка чаралар да бар.
Суган
Суганнан ясалган маскалар бик файдалы. Аныӊ согы баш тиресенеӊ кан әйләнешенә уӊай тәэсир итә. Нәтиҗәдә, кавыклану бетә, чәч коелудан туктап, үсә башлый. Аны ныгыту өчен, суган төнәтмәсе белән чайкыйлар, суган согын исә баш тиресенә сөртергә кирәк. Масканы атнасына 1-2 мәртәбә кулланырга.
Чистарткан 1 баш суганны блендерда вакларга һәм 1 аш кашыгы бал салып бутарга, катнашманы, массажлап, баш тиресенә сөртәргә. 45 минут узгач, башны җылы су белән юабыз, аннан серкә салынган су белән чайкатырга (1 литр суга 1 аш кашыгы серкә).
Әрекмән
Чәч коелудан әрекмән төнәтмәсе ярдәм итә. 2 аш кашыгы вак итеп туралган әрекмән тамырына 1 стакан кайнап торган су салып, 10 минут кайнатып торырга. Аннан сөзәргә. Чәчне югач, әлеге төнәтмә белән чайкатырга.
Кычыткан
2 аш кашыгы кычытканга ярты литр кайнап торган су салырга, 1 сәгать тотарга, аннан сөзәргә. Башны югач, төнәтмә белән чайкарга. Мондый вакытта чәчне фен белән киптерү киӊәш ителми, аны агач тарак белән тарау яхшырак булыр.
Кастор мае
Кастор маен баш тиресенә чәч коелганда һәм кавыкланганда сөртәләр. Аннан, шулай ук, маска да ясыйлар. 3 аш кашыгы кастор маен бераз җылытып, 50 грамм суган согы белән кушарга. Әлеге катнашманы чәч төпләренә яхшылап сөртергә. Башны пленка белән ябып, сөлге белән чорнарга. 1,5 сәгатьтән җылы су белән юарга. Майлы чәч өчен шампунь майны тизрәк юып төшерер. Ахырдан чәчне уксуслы су белән чайкагыз. Мондый маскаларны атнага 1 мәртәбә ясау җитә.
Шулай да, чәч күпләп коелганда үләннәр генә ярдәм итмәячәк. Бу вакытта табибка - трихологка мөрәҗәгать итү яхшырак.
Чәчегез һәрвакыт сәламәт булсын дисәгез:
- дөрес тукланыгыз,
- сәламәт яшәү рәвешен алып барыгыз,
- тәүлегенә 7-8 сәгать йоклагыз,
- башыгызга массаж ясап торыгыз,
- чәчләрне ныгыту өчен төрле маскалар ясагыз,
- агач тарак белән тарагыз,
- фен, плойкадан баш тартыгыз,
- чәч очларын кисеп торыгыз.
Чәчегезне тиешенчә тәрбияләсәгез, ул һәрвакыт сәламәт һәм матур булачак.
http://sovets.net/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев