Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чәчне кератин белән турайту

Начар һава, чәч буявы, хлорлы су, фен куллану... Болар һәм башка бик күп сәбәпләр чәчнең структурасын боза, аның коелуына китерә. Соңгы вакытта күп кенә косметология салоннары чәчне яңача - кератин белән дәвалау ысулын тәкъдим итә. Әлеге ысулны туры чәчкә дә, бөдрә чәчкә дә кулланырга ярый. Кератин кулланып чәчне турайту процедурасының...

Начар һава, чәч буявы, хлорлы су, фен куллану... Болар һәм башка бик күп сәбәпләр чәчнең структурасын боза, аның коелуына китерә. Соңгы вакытта күп кенә косметология салоннары чәчне яңача - кератин белән дәвалау ысулын тәкъдим итә. Әлеге ысулны туры чәчкә дә, бөдрә чәчкә дә кулланырга ярый.
Кератин кулланып чәчне турайту процедурасының төп максаты - авыру чәчне саклап калу. Бразилиядә кулланыла башлаган әлеге алымны еш кына «бразилия алымы» дип йөртәләр. Чәч тулысынча кератин матдәсеннән тора. Әмма ул вакыт узган саен кими. Шуңа күрә дәвалаганда буш урыннар кератин белән тулыландырыла һәм төрле зыянлы факторлардан саклый. Кератин белән эшкәртү 1,5 сәгать вакытны ала. Нәтиҗәсе 12 атнага кадәр саклана. Бу вакытта кеше курыкмыйча бассейнда йөзә, кызына, теләсә чәчен бөдрәләтә ала.
Белгечләр әйтүенчә, кератин белән турайту ысулы чәчнең 95 процентын дәвалый ала. Катнашма составында альдегидлар минималь күләмдә булганга, химик матдәләр чәч структурасына зыян китерә алмый.
Процедурадан соң чәчләр бер-берсенә ябышмый, пычранмый, югач та матур килеш кала, авыраймый, җиңел тарала. Элеккечә иртә саен «үтүк» белән мәшәкатьләнмәскә була. Аларны хәтта буярга да була. Кератин белән турайту һәр чәч төренә килешә. Әмма мондый нәтиҗә бары тик сыйфатлы материал кулланганда булырга мөмкин. Шуңа күрә арзан бәягә кызыгырга ашыкмагыз.
Кератин белән чәчне турайтуның тискәре ягы да бар. Процедура ва-кытында махсус «үтүк»не 200 градуска кадәр кыздырырга кирәк. Аның белән чәчне турайтканда, зыянлы парлар бүленеп чыга, бераз формальдегидлы һава суларга туры киләчәк. Шуңа күрә йөкле хатыннарга ул киңәш ителми.
Процедурадан соң чәчне өч көн юарга ярамый. Юганда да кератинлы шампунь, маскалар кулланыгыз. Сульфатлар кушылган шампунь чәчтән кератинны тиз юып чыгарачак. Чәчне заколка, шпилька, резинка белән җыймагыз, ике-өч атна буямагыз. Буяган очракта аммиаксыз буяу сайлагыз.
TutKnow.ru редакциясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев