Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чәчкәйләре дулкын-дулкын...

Яз җитүгә безнең гүзәл затлар баш киемнәрен салып, яланбаш йөри башлый. Ә менә таралмаган һәм майлы чәчләр хатын-кызларны бер дә бизәми.

Хатын-кыз үзе нинди генә матур булса да, аның чәче тәрбияле түгел икән, киеменең дә, үзенең дә матурлыгы күренми. Шуны истә тотып, сезнең игътибарга Адилә Исмәгыйлевадан берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Чәчне дөрес юарга кирәк

Беренчедән, шампуньне сезнең баш тиресенә туры килгәнен сайларга кирәк. Аны учыбызга салып, баш тиресенә массаж хәрәкәтләре ясап күбекләндерәбез, чәч озынлыгы буенча сөртмибез! Барлыкка килгән күбекне чәч озынлыгы буенча юып төшерү дә җитә. Чәчләрне ике мәртәбә юабыз. Икенчедән, юган чәчләргә бальзам сөртергә онытмыйбыз. Ә менә бальзамны баш тиресенә түгел, чәч озынлыгы буенча сөртергә. Өченчедән, чәчләрне артык кайнар су белән юарга ярамый, бу чәчләрнең структурасын боза һәм шулай ук чәч коелуның сәбәбе булырга мөмкин. Юу өчен җылы су, ә чайкатканда салкынча су кулланыгыз. Дүртенчедән, чәчкә әледән-әле төрле маскалар сөртергә онытмагыз.

Карбокситерапия хакында

Бу чәчләрне салкын углерод белән дәвалау дигән сүз.

Карбокситерапия коры, тиз сынучан һәм чәч бөртеге юка булганда, чәчләр күп коелганда аеруча файдалы. Кемнәрнеңдер чәчләре тиз майлана. Бу процедурадан соң алар матураеп, җанланып китәләр.

Карбокситерапия чәчләрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан ясала, составында ши һәм кокос мае бар. Шулай ук А һәм Е витаминнары, кератин һәм коллаген, омега 6, омега 9 витмаиннары чәчләрне йомшарта һәм яшәртә.

Хатын-кызларның чәчләре матур, ефәк кебек елтырап, кабарып торсын өчен тагын бер нәрсә – ботокс тәкъдим итәм. Ботокс сүзен ишетеп, күпләр сүз уколлар турында бара дип саный. Чәч өчен ботокс – ул савыктыру һәм дәвалау ысулы. Чәчләрнең башлангыч торышына һәм аларның юу ешлыгына карап, нәтиҗәсе ике атнадан өч айга кадәр саклана. Чәчкә ботокс ни өчен кирәк? Экспертлар билгеләп үткәнчә, аның йогынтысы нәтиҗәсендә чәчләрнең гомуми торышы сизелерлек яхшыра һәм тышкы кыяфәте, сыйфаты үзгәрә. Димәк, сезгә һәр иртәдә фен белән прическа ясарга кирәк булмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев