Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ботокс турында сөйләшик

Күп кенә эстрада артистлары картайган саен… яшәрә. «Фәләне операция ясаткан, фәләне ботокс кадаткан» дигән имеш-мимешләр белән Интернет тулы. Телевизорда да, атлаган саен, гади хатын-кызларны киендереп, бизәп, яшәртеп чыгаруларын күрсәтеп торалар. Пластик операциянеӊ нидән гыйбарәт икәнен беләбез, ә менә ботокс дигән әйбер нәрсә ул? Зыяны юкмы? Бу турыда табиб-косметолог Лилия МУСИНА...

Күп кенә эстрада артистлары картайган саен… яшәрә. «Фәләне операция ясаткан, фәләне ботокс кадаткан» дигән имеш-мимешләр белән Интернет тулы. Телевизорда да, атлаган саен, гади хатын-кызларны киендереп, бизәп, яшәртеп чыгаруларын күрсәтеп торалар. Пластик операциянеӊ нидән гыйбарәт икәнен беләбез, ә менә ботокс дигән әйбер нәрсә ул? Зыяны юкмы? Бу турыда табиб-косметолог Лилия МУСИНА сөйләде.
 
- Дөрес сакланмаган консерва капкачларыныӊ кабара торган гадәте бар. Бу аларныӊ эчендә ботулотоксин яки, башкача әйткәндә, ботокс булуы аркасында килеп чыга, - дип аӊлата белгеч. - Бу матдә бик агулы: организмга ризык белән кергән очракта, нерв системасы параличына китерергә һәм хәрәкәтләнү активлыгын киметергә мөмкин.
 
Әмма табиблар аны
файда китерергә дә өйәткәннәр. Ботокс берничә дистә ел косметологиядә генә түгел, медицинаныӊ күп кенә өлкәләрендә (мисал өчен, педиатрия һәм неврология) кулланыла.
Лилия Мусина әйтүенчә, тире 28 яшьтән «картая» башлый. 30 яшьтә - борын һәм авыз тирәсендә, 40ка җиткәндә, иреннәр астында җыерчыклар барлыкка килә. Маӊгайда һәм борын билендәге җыерчыклар кешенеӊ еш кына борчылуы турында сөйли, алар хәтта 18 яшьтә хасил булырга мөмкин.
 
Ботулотоксин уколы йөзне шома ясап, мускулларны хәрәкәтсезләндерә. Игътибар иткәнегез бардыр, кайбер яшәргән «йолдызлар» курчакларга охшап кала, елмаюлары да ясалма килеп чыга. Шуӊа күрә соӊгы елларда табиблар ботокс күләмен киметергә киӊәш итәләр. Йөз табигый кыяфәттә кала.
 
Шунысы да бар, ботокс кадату йөкле һәм сабыйларын имезүче хатыннарга, тире авырулары, шикәр чире, аскы күз кабагында бүсере булганнарга тыела. Ул организмнан тулысынча 6-9 айдан чыга. Бу вакыт эчендә күзләрен кысу, кашларын сикертү яки күтәрү гадәтләре юкка чыккан гүзәл затлар косметологка берничә ел мөрәҗәгать итмәскә мөмкин.
- Әлеге препаратка бәйлелек юк, - ди Лилия, -кеше үз кыяфәтеннән канәгать булса, косметологка йөрми. Минем яныма яшәрәсе килгән хатын-кызлар килә. Алар битләрендәге һәр миллиметрын тикшереп, кайда нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен беләләр. Бирегә килгәч тә, әлеге гүзәл затларга көзге тоттырам һәм үзләрен нәрсә канәгатьләндермәүләре турында сорашам.
Аныӊ клиентлары арасында иӊ еш мөрәҗәгать итүчеләр 30-45 яшьтәге хатын-кызлар. Алар, нигездә, борын һәм ирен тирәсендәге җыерчыклардан котылырга тели. Бу вакытта Лилия гиалурон кислотасы кулана. Ул аллергия дә бирми, организмнан да тулысынча чыгып бетә.
- Аныӊ ярдәме белән яӊак сөякләрен формалаштырырга, борын һәм ирен тирәсендәге җыерчыкларны бетерергә, иреннәрнеӊ, иякнеӊ, хәтта битнең формасын үзгәртергә була, - ди белгеч. - Әмма артык мавыгу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бит матур булыпкалыга тиеш, мисал өчен, артык зур иреннәр, аны бик ямьсезләячәк.
Кайвакыт мондый операция кешеләргә, чыннан да, ярдәм итә. Бервакыт Лилиягә иреннәре тумыштан кыек булган кыз мөрәҗәгать иткән. Укол кадагач, алар тигезләнеп, матурланып калганнар. Бетчәдән битләрендә ямьсез җөйләр барлыкка килгән гүзәл затларга да ярдәм итеп була икән.
- Матур буласы, тиз картаясы килмәгән хатын-кыз үзен карый ул: күп кызынмый, тәүлегенә 7-8 сәгать йоклый, дөрес туклана, юкка борчылмый, - ди Лилия Мусина. - Кыяфәтләреннән канәгать булганнар, ирләре үзләренә сокланып, мактап торганнар күпме гомер кичерсәләр дә, һәрвакыт матур, ягымлы булып калачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев