Туган як

Ботка ашагыз...

Төрле боткаларны балалар кечкенә чакта гына пешерәбез дә, аннан соң онытабыз. Тик юкка, ботка - олылар өчен дә файдалы ризык. Сезгә ничектер, боткалар арасында иң тәмлесе - сөттә пешкән дөге боткасы. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй хапкы елга җан башына уртача дүрт кило дөге ашый икән. Әлбәттә, үзебезнеке генә җитми. Кибетләрдә, базарларда...

Төрле боткаларны балалар кечкенә чакта гына пешерәбез дә, аннан соң онытабыз. Тик юкка, ботка - олылар өчен дә файдалы ризык.
Сезгә ничектер, боткалар арасында иң тәмлесе - сөттә пешкән дөге боткасы. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй хапкы елга җан башына уртача дүрт кило дөге ашый икән. Әлбәттә, үзебезнеке генә җитми. Кибетләрдә, базарларда сатыла торган дөгенең яртысы Краснодар краенда үстерелгән. Калганы Таиланд, Һиндстан һәм Кытайдан кайта.
Дөге иң кыйбат ярмалардан санала. Дөрес, кай-чакларда карабодай да бәя арттырып куя куюын. Дөге ярмасында В группасы һәм Е группасы витаминнары күп. Е группасы вита-миннары вакытыннан элек картаюдан саклый. Дөге, моннан тыш, төрле микроэлементларга, мәсәлән, тимер, цинк, магний, кальций һәм калийга бай. Билгеле, бу файдалы матдәләр организмга күбрәк эләксен өчен, дөге ярмасыннан төрле ризык әзерләп, аны даими куллану хәерле. Пылау, гөбәдия, бәлеш, ботка... Диетологлар йөрәк-кан тамырлары авыруыннан җәфаланган кешеләргә дөгене атнага, кимендә, өч-дүрт мәртәбә ашарга кушалар. Күптән түгел немец галимнәре бик кызыклы ачыш ясаганнар. Алар дөгедә кан басымын күтәрүгә һәм ишемия авыруын көчәйтүгә китерә торган триглицеридка каршы тора алучан матдә тапканнар. Дөгенең организмнан артык сыеклыкны чыгара алу үзлеге дә бар икән әле.
Кайбер галимнәр карабодай ярмасын бик мактыйлар. Совет чорыннан аермалы буларак, хәзер карабодай кибетләрдә тулып ята. Элегрәк аны шикәр авыруы белән чирләүчеләргә файдалы дип сөйләсәләр, диабетикларга файдасын шик астына алучы табиблар да бар. Чөнки шикәр чирлеләргә аның файдасын раслый торган фәнни мәгълүмат юк икән. Ни генә дисәләр дә, карабодай боткасы тәмле дә, туклыклы да. Анда В группасы витаминнары белән беррәттән, организм өчен бик кирәкле молибден бар. Ул җитмәсә, кешенең күңеле төшә, стресска бирелүчән була. Карабодай организмнан радионуклидларны да чыгара, симертми. Карабодай, В витамины күләме буенча, ярмалар арасында чемпион булып санала. Анда микроэлементлар да күп. Ярмасында рутин дигән матдә булганы өчен дә белгечләр карабодай боткасын югары бәялиләр. Бу матдә кан тамырларының стеналарын ныгыта, кан китүне тоткарлый.
Солы боткасы яратучылар өчен файдалы мәгълүмат. Төрле тикшеренү нәтиҗәләре раслаганча, солы боткасындагы бетаглюкан (эри торган азык җепселләре) йөрәк авыруларыннан саклый икән. Алар эчәгеләрдә эреп, канга холестерин таралуны тоткарлый. Солы боткасын даими ашау зиһенне саклауга булыша, холестерин күләмен билгеле бер нормага китерә һәм кан тамырларын тромблардан саклый.
Без кечкенә вакытта яратып ашаган тары боткасын алыйк. Уртасына май салынган, алтындай сап-сары ботканың хуш исе һәм тәме әле дә хәтердә! Бу ярмада фтор күп диләр. Ә фтор тешләр нык булсын өчен кирәк дип өйрәттеләр безне кечкенәдән. Элегрәк тары боткасы көч бирә дип санаганнар. Бу бер дә юкка түгел. Тарыда организмның күзәнәкләрен ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Мәсәлән, кремний һәм бакыр бу яктан аерылып тора. Тары боткасында аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә углеводлар организмны төрле агулы матдәләрдән (токсиннардан) һәм шлаклардан арындыра. Тары бөртеге В1 һәм В2 витаминнарына бай. В группасы витаминнары ми эшчәнлеген яхшырта. Кардиологлар тары ярмасын ешрак ашарга киңәш итәләр. Бу анда калийның күп булуы белән бәйле. Калий йөрәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәк авырулары булганда да ашарга кушалар. Тары боткасы, бигрәк тә, ябыгырга теләгән кешеләргә файдалы. Ник дигәндә, тары бөртегендә организмга май утыруны тоткарлый торган матдәләр бар. Моның өчен атна буе суда пешерелгән майсыз тары боткасы белән тукланалар. Ул азканлылыктан да файдалы.
Ботка турында язганда сабыйлар яратып ашый торган манный боткасын гына онытып калдырып булмас инде. Витаминнары азрак булса да, ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: