Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Борщка тәмләткеч

Уӊыш җыеп алынган. Ниләр генә юк: кишер, чөгендер, суган, кәбестә…Сезгә яшелчәләрдән борщ өчен тәмләткеч рецепты тәкъдим итәбез. Кышын уӊайлы булыр. Тәмләткеч ясау өчен: Чөгендер - 3 кг, Кишер - 1 кг, Суган - 1 кг, Татлы борыч - 1 кг, Помидор - 1 кг, Шикәр комы - 1 стакан, Тоз...

Уӊыш җыеп алынган. Ниләр генә юк: кишер, чөгендер, суган, кәбестә…Сезгә яшелчәләрдән борщ өчен тәмләткеч рецепты тәкъдим итәбез. Кышын уӊайлы булыр.
Тәмләткеч ясау өчен:
Чөгендер - 3 кг,
Кишер - 1 кг,
Суган - 1 кг,
Татлы борыч - 1 кг,
Помидор - 1 кг,
Шикәр комы - 1 стакан,
Тоз - 3 аш кашыгы,
Үсемлек мае - 1 стакан,
9 процентлы серкә - ярты стакан кирәк булыр.
Әзерләү:
Яшелчәләрне юып әрчегәч, катламлап савытка тутырыгыз: суган турагыз, чөгендерне һәм кишерне эре угычта уыгыз, борычны саламлап, помидорларны ярым-түгәрәк (мин ваграк турадым) итеп турагыз. Аннары тоз, шикәр комы, серкә һәм май салып, барысын да яхшылап бутагыз, газ плитәсенә кечкенә утка куегыз. Сок чыгуга, утны көчәйтеп, тагын 25 минут кайнатыгыз. Әзер тәмләткечне стерильләштергән ярты литрлы банкаларга тутырып, капкач каплагыз. Рецепт буенча, 12 банка чыга.
Аш пешергәндә, әзер шулпага кәбестә, бәрәӊге салыгыз. Пешеп җиткәндә, тәмләткеч салыгыз - 10-13 минуттан тәмле, хуш исле борщ әзер.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев