Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Бизәнгечләре битараф калдыра алмый

Эльвира Гарипова ясаган әйберләрнең фотоларын озак карап утырдым. Колак алкалары, беләзекләр, таҗлар... Күпме зәвык, нәзәкатьлелек, тырышлык тупланган бу әйберләрдә. Чын сәнгать әсәрләре диярсең!

Эльвира кечкенәдән үк рәсем ясарга яраткан. 9 еллык рәсем мәктәбен тәмамлаган. Бизәнү әйберләрен ясаганда нәкъ менә шунда алган белеме ярдәм итә дә. Үзе әйтүенчә, ул бу эш белән бер елдан артык шөгыльләнә. Чех сәйләннәрен, майорка энҗеләрен, стразларны, полимер балчыкны – барысын да заказ белән башка шәһәрләрдән кайтарта. 
– Мин тараклар, такыялар, колак алкалары, таҗлар һәм башка шундый әйберләр ясыйм. Аларны тантаналы чараларга да киеп була, туган көнгә бүләккә дә сорыйлар. Мондый бизәкләрне бигрәк тә кәләшләр ярата. Туй көнендә Һәрберсенең кабатланмас буласылары килә бит. Әйберләрем белән еш кына башка шәһәрләрдә яшәүче гүзәл затлар кызыксына, почта аша да җибәрәм, – ди ул.
Үзе кияүгә чыкканда мондый бизәнгечләрне үзе дә, башка кешеләр дә ясамаган әле. Шуңа күрә арзан Кытай бижутериясе белән чикләнергә туры килгән. Хәзер исә үзе ясаган бизәнгечләрне еш кия, әнисенә комплектлар ясый. 
Вакыт узган саен, әйберләре тагын да катлаулырак, нәфисрәк була бара, шуңа күрә алга таба да тырышырга, иҗат итәргә тели Эльвира.  Ә җитәрлек тәҗрибә туплагач, белемен башкалар белән дә уртаклашырга уйлый. 
Фотолар Э. Гарипованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев