Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Биш бармакта – биш балдак

Әй, исем китә инде кайбер хатын-кызларның саескан кебек елтыравык тәти яратуына. Колакларында өчәр-дүртәр алка, бармак саен йөзек, беләктә берничә беләзек...

Югыйсә, бармак саен йөзек кию дә организм өчен зыянлы икән. Кулда теге яки бу эчке орган белән бәйле булган нокталарның күп булуы, сезгә инде мәгълүмдер. Медицина, нокталарны стимуллаштырып, әлеге органнарны яисә организмның тулы бер системасын интенсив эшләргә мәҗбүр итәргә мөмкин икәнлеген дә белә һәм ул күп очракта файдалы да. Әмма бу нокталарны даими стимуллаштыруның тискәре ягы да бар. Француз галимнәре әйтүенчә, чәнчә бармакка балдак киеп кысып кую, унике илле эчәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Урта бармакны кысып кую атеросклерозга һәм гипертониягә китерә. Баш бармакка киелгән балдак, радикулит һәм остеохондроз авырулары тудырырга мөмкин. Әгәр атсыз бармактан никахлашу балдагын салгалап куйсагыз, эндокрин авыруларын һәм мастопатияне кисәтәсез. Ирең яки бик кадерле кешеңнең биргән бүләгеннән баш тартып булмый инде. Тик йөзек-балдак кигәндә чама хисен югалтмаска кирәк. Бармак саен балдак яки йөзек киеп кую бик матур дип әйтмәс идем. Ни генә булса да балдакларны төнгә салырга, ә атнага ике мәртәбә бармакларны ял иттерергә кирәк.
Ә хәзер балдак-йөзекләр яратучыларга берничә киңәш. Сез артык хисчән булсагыз, йөзекне баш бармакка киегез. Ул кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне гармонияле итәргә булыша.
Оялчан һәм кыюсыз булып, үз-үзегезгә ышаныч арттырырга теләсәгез, йөзекне имән бармакка киегез. Матурлык, күңел ачуларны яратучыларга йөзекне атсыз бармакка кияргә кушалар. Ул дан һәм байлык та китерергә сәләтле икән. Тыныч холыклы ханым һәм туташларга нечкә йөзек килешә, ә «кайнар канлы»лар зуррак йөзек сайласын.
Кемнең эшендә зур уңышларга ирешәсе килә, йөзекне чәнти бармакка кисен. Ул кирәкле кешеләр белән, элемтә булдырырга булыша, имеш.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев