Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Бәхет – пыяла, саксыз кагылсаң, уала..

Яхшы эш тапсаң, уңышлы кияүгә чыксаң, моны мөмкин кадәр тирәнгәрәк яшерергә, мактанып йөрмәскә кирәк икән. Һәм иң мөһиме - дус кызларыңны өйгә чакырмаска, алар белән серләр бүлешәмәскә!!! Чөнки иң якын дус санап йөргән кешеләрең дә, көнләшеп сиңа этлек эшләргә мөмкиннәр. Бигрәк тә, хәзерге ата - улны, ана- кызны белмәгән, бу...

Яхшы эш тапсаң, уңышлы кияүгә чыксаң, моны мөмкин кадәр тирәнгәрәк яшерергә, мактанып йөрмәскә кирәк икән. Һәм иң мөһиме - дус кызларыңны өйгә чакырмаска, алар белән серләр бүлешәмәскә!!! Чөнки иң якын дус санап йөргән кешеләрең дә, көнләшеп сиңа этлек эшләргә мөмкиннәр. Бигрәк тә, хәзерге ата - улны, ана- кызны белмәгән, бу буталчык заманда. Әле кайчан гына минем дә яраткан ирем, квартирым, машинабыз бар - кыскасы бар нәрсәм җитеш иде. Ирем белән җәйге ял саен чит илгә ял итәргә чыктык. Тапкан мактаныр нәрсә, дип әйтергә ашыкмагыз. Бүгенге көндә боларның берсе дә миндә юк. Ир дигәнем читләргә күз салды һәм ничә ел тырышып-тырышып корган гаилә тормышы мизгел эчендә чәлперәмә килде.
Тик тормаган телдә бәла бар дигәнне ишеткәнегез бармы? Минем белән нәкъ шулай булды. Күптән аралашып йөргән дус кызымның ире кинәт вафат булгач, ялгыз башы моңаймасын, дип, еш кына үзебезгә чакыра башладым. Яшебез дә кырыктан узып бара. Бу яшьтә яңа танышлар табу авыррак. Балалар үсеп, урнашып беткән - аларның үз тормышы. Тик, әле безне дә, 45кә дә җитмичә, исемлектән сызып ташлау дөрес булмас. Шулай дип уйлап, теге хатын белән кафеларга да кергәләдек, тамашалар да карадык. Ирем дуласа да, аны көйләп-җайлап, күңелен күрдем. Дустымның күзеннән яшь кипмәгәнен күреп, әй кызгана идем үзен. Бергәләп ашарга әзерлибез, утырып ашыйбыз. Акчасы җитмәгәч, бурычка биреп торып, үзем акча биреп торып, өчәүләп чит илгә бардык. Кем мине акыллы хатын дияр инде, йә? Әле җитмәсә, «икенче хатын» дип, ирем белән көлешкән булабыз. Ә эшләр көлешүдән узган булган шул инде. Миңа сиздерми генә, тамырларын шактый тирәнгә җибәргән булганнар. Хисләрен тыеп тора алмагач, ачыктан-ачык очраша башладылар. Әле кайчан гына елап йөргән дус кызым, иренең үлгәненә ел да үтмәде, башын югары тотып, минем иремне култыклап йөри башлады.
Иң авыр чакта мин кул сузган хатын, минем газиз иремне тартып алды - нәрсә диярсез моңа сез?.. Куенымда җылыткан елан, уңайлы мизгелне көтеп торып, мине чакты. Ирем белән судлашып аерылыштык, энәне дә, дөяне дә урталай бүлештек. Мин үземә бер бүлмәле квартир сатып ала алдым, ә машинага акча җитмәде. Ә алар, киресенчә, теге хатынның квартирында торып, безнең квартирны саткан акчага бик шәп кенә чит ил машинасы алдылар да - шунда җилдерәләр. Мин утырып йөрисе урынга хәзер шул чәчбикә кереп утыра.
Менә шулай, мин дустымны кызгандым, ә мине хәзер кызганучы, сүз дәшүче юк...
Рәйсә Г.
 
Хатын-кызга куелган һәйкәлләр аз түгел
Дөрес, хатын-кызларга бу җенес вәкиле булган өчен генә әлегә һәйкәл куелмаган, тик күп кенә илләрдә хатын-кыз образын гәүдәләндерүче скульптуралар җитәрлек.
Әйтик, Донецк шәһәрендә «Яшьлек» дип аталучы скульптура 3 метр биеклектә, авырлыгы 5 тонна. Юка күлмәктән, яланаяк, чәчләрен таратып торучы бу гүзәл сын чыннан да, яшьлеккә мәдхия. Берлинда су коенучы кызлар скульптуралары да бик матур. Ә менә Бельгиянең Брюгге шәһәрендә зонтик тотып торучы кыз скульптурасы нинди максатлардан куелгандыр - анысы аңлашылмый. Кайбер илләрдә (Сан-Хосе, Коста-Рика; Брюссель, Бельгия; Голландия, Воллендам) өлкән яшьтәге ханымнарга да һәйкәлләр куелган. Тик боларга карап күз сөенми, киресенчә картлык- шатлык түгел икәнлен генә искәртеп тора. Дөньяда үз күзләре белән убырлыларны күрүче бармы икән, ә аларны бик күп рәссамнар тасвирлаган. Бостонда һәйкәлдә без күреп гадәтләнгән озын борынлы, тешсез, пычрак киемле карчык урынына шактый гүзәл хатын-кыз себеркегә атланган.
Безнең илдә хатын-кызларга һәйкәлләр җитдирәк темаларга куелган. Волго-градтагы «Родина-Мать» һәйкәленә совет заманында бармыйча калучылар аз булгандыр. Ростов на Дону шәһәрендәге «Ана һәм бала» һәйкәле дә мактауга лаек. Ана сул кулы белән баласын кочаклаган, ә сул кулында тынычлык күгәрчене. Шушы ук шәһәрдә авырлы ханымнарга да һәйкәл куелган икән.
Одессада, ни дисәң дә, диңгез буе шәһәре бит, моряк хатынына һәйкәл куелган. Ул баласы белән иренең диңгездән кайтуын көтеп тора. Түбән Новгородта көзгедән карарга яратучы ханымнарга һәйкәл бар. Һәйкәлдә дә бер ханым көзгедән үз сурәтен карап тора. Шундый ук типтагы һәйкәлләр Чиләбедә, Екатеринбург шәһәрендә дә бар икән. Алда әйтеп киткән скульптуралар нәфислеге, матурлыгы белән үзенә тартса, Евпаториядәге хатын-кыз сурәтләнгән һәйкәл үзенең иләмсезлеге белән таң калдырды. Гүя, гаиләдә, тормышта үзенең баш булуын, ирләрнең көчсезлеген чагылдыра бу шактый зур габаритлы ханыммы, туташмы...
Менә шулай. Әле болары күлдән бер тамчы гына. Күрәсезме, безне, ягъни «гүзәл зат»ларны, ничек яраталар һәм нинди генә образда күрмиләр.
 
Файдасы күп...
Йоклар алдыннан табиблар ай ярым дәвамында көн саен биш күрәгә, бер кара җимеш, бер инжир ашарга киңәш итәләр.
Алда әйтеп үтелгән җимешләрнең умыртка баганасы дискының йомшак тукымасына файдасы зур икән. Әгәр ай ярым шушы җимешләрне ашасагыз, умыртка баганасы мануаль терапиядән башка да үз урынына утырырга мөмкин диләр. Җимешләрнең организмга зыяны юк, ашап карагыз, бәлки чыннан да файдасы тияр. Тик һәркайсын аерым-аерым түгел, ә барысын да бергә бутап ашасаң гына файдасы булачак. Дөрес булса, авыр атлетика белән шөгыльләнеп, умыртка баганасын урынныннан кузгаткан спортсменнарга шушы рецептны тәкъдим иткәннәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күрәгә, кара җимеш, инжирны бутап ашау җенси көчсезлек вакытында да зур ярдәм итә дигәнне ишеткән бар. Алда әйтеп үтелгәннәр ни дәрәҗәдә файдалыдыр, тик күрәгәнең (киптерелгән абрикос) йөрәккә файдасы инде табиблар тарафыннан расланган. Күрәгә шулай ук онкологик авыруларны булдырмауда менә дигән профилактик чара булып тора. Күрәгә составы буенча фосфор, тимер, каротин, кальций һәм В5 витаминына бай. Телгә алынган җимешләрнең икенчесе - инжир да ракка каршы яхшы профилактик чара, ул калкансыман биз эшчәнлеген җайга сала. Кипкән инжир эчәгеләрдәге паразитларны чыгара, бронхитны дәвалый.
Җимешләрнең өченче-се - кара җимешнең дә кеше организмына файдасы күп. Кипкән слива ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген җайга сала, эч кипкәндә файдасы күп, күз күрүен яхшырта. Кан басымы югары булганда да кара җимеш ашарга тәкъдим итәләр. Бөерләр, бавыр авыртканда, атеросклероз, ревматизм булганда да караҗимеш файдалы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев