Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Бер яшьлектә, бер картлыкта...

Нигәдер безнең татар халкында 35 яшьтән узып киткәннәрнең шәхси тормышлары булмаска тиеш дип санала. Алар балалары өчен генә яшәргә тиеш кебек тоела. Яки ат кебек эшләргә дә эшләргә генә кала. Ял йортларына ялгыз хатын барса "бер нәрсә эзләп киткән" булып чыга. Кырыкларда хатыны яки ире вафат булган тол өйләнсә яки...

Нигәдер безнең татар халкында 35 яшьтән узып киткәннәрнең шәхси тормышлары булмаска тиеш дип санала. Алар балалары өчен генә яшәргә тиеш кебек тоела. Яки ат кебек эшләргә дә эшләргә генә кала. Ял йортларына ялгыз хатын барса "бер нәрсә эзләп киткән" булып чыга. Кырыкларда хатыны яки ире вафат булган тол өйләнсә яки кияүгә чыкса, аерылганнар кабат үзенә пар тапса, "оятсызлар" дигән ярлык тагып куела. Бу инде таныш-белешкә чәйнәшергә менә дигән "җим". Әлфирә белән Рәкыйпнең өйләнешүләренә дә туган-тумача, таныш-белеш шаккатты. Янәсе иргә 56, хатынга - 52 яшь, бу яшьтә нинди мәхәббәт, нинди ярату булырга тиеш! Оныкларын тәрбияләп, балаларына булышып ятасы урында, үзләре тормыш корырга уйлаганнар. Кара әле син аларны, кешедән дә оялмыйлар! Әлфирәнең дус кызлары аның кабат кияүгә чыкканын бер "чәйнәсәләр", (югыйсә иреннән аерылганга 3 ел вакыт узып китте), Рәкыйпнең (шулай ук нигәдер хатыныннан киткән) яхшы кеше булуына шик төште. Үзара сөйләшкәннән соң аңа "кодированный" ярлыгы тагып куелды. Тик бу гайбәтләргә яшь парларның гына исе китмәде. Шәһәрдәге квартирларын балаларына калдырдылар да, шәһәрдән ерак булмаган бер авылда йорт сатып алып, күчеп киттеләр. Рәкыйпкә өйне яңарту, ватылган, җимерелгән коймаларны торгызу, абзар-кураны ныгыту йөкләнсә, Әлфирә өйнең эчен яңартты, өр яңа тәрәзә пәрдәләре алып элде, тавык-чебеш алып җибәрде. Тик икесенең дә балалары үзләре күптән әти-әни булса да, аларның бергә кушылуына риза булмады. Шуңа күрә, авылга кайтып күренергә дә бик ашыкмадылар.

Авыл халкы да башта аларга сагаеп караса да, тырыш гаиләне тиз арада үз итте.

Гомер дигәнең 50дән соң бигрәк тиз үтә икән, кай арада Рәкыйпкә дә 60 тулган. Зурлап уздырырга җыенмасалар да, барыбер тегесен-монысын ала торгач, шактый җыелды. Шөкер, өй дә кеше күзенә күрсәтерлек. Бар җирдә тәртип, чисталык, ишегалды тулы тавык-чебеш, бакча тулы чәчәге, яшелчәсе дигәндәй. Хәзер инде балалар да ияләнде, кыскасы юбилейда кунаклар бик күп буласы. Ике яктан да туганнар җыелгач, бу өйгә генә сыеп булмас, Рәкыйпнең күңелендә зур итеп яңа өй салу фикере борын төртеп килә. Шөкер әле көчендә, балалары да булышып торганда нигә салмаска ди әле. 50дән соң тормыш тәмамланмый, үзең өчен яши генә башлыйсың икән әле ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев