Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Асылбикә

Бер тәүлектә әзер кәбестә

Әзерләү күп вакыт алмаган рецептларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Монысы белән укучыбыз Разия Вәлиева уртаклашты. 2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишер, 2-3 өлеш сарымсакны (яшелчәләр салам кебек турала) 3 литрлы банкага саласың да өстенә тозлык (рассол) кушасың. Ул болай ясала: 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз...

Әзерләү күп вакыт алмаган рецептларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Монысы белән укучыбыз Разия Вәлиева уртаклашты.
 
2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишер, 2-3 өлеш сарымсакны (яшелчәләр салам кебек турала) 3 литрлы банкага саласың да өстенә тозлык (рассол) кушасың. Ул болай ясала: 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып банкага саласың да, 0,25 стакан (2 аш кашыгы) уксус һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең. 1 тәүлектән соң ашарга була. Тәмле булсын!
Хөрмәтле Асылбикәләр! Әгәр дә сез тиз арада өлгертә торган аш рецептларын беләсез икән, аларны безгә tuganyk@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрегез яки язып, редакциябезгә китерегез. Адрес: Химиклар урамы, 64а йорт (НТР).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев