Туган як

Бер бала белән калмагыз

Улымны тапкач, ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Әйтерсең, миндә генә бала бар. Дәваханәдән кайткач, яныннан бер адым да китми саклап утырдым. Пеленкаларын кайната-кайната җан чыкты. Китап кушканча гына тәрбияләп үстердем улымны. Шулай туры килде инде, ул мәктәпкә кергәндә әтисе белән аерылышырга туры килде. Бергә торганда да «малай кешене мәми ясыйсың» дип...

Улымны тапкач, ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Әйтерсең, миндә генә бала бар. Дәваханәдән кайткач, яныннан бер адым да китми саклап утырдым. Пеленкаларын кайната-кайната җан чыкты. Китап кушканча гына тәрбияләп үстердем улымны.
Шулай туры килде инде, ул мәктәпкә кергәндә әтисе белән аерылышырга туры килде. Бергә торганда да «малай кешене мәми ясыйсың» дип мине ачулана иде, ул булмагач, рәхәткә чыктым, гел үземчә тәрбияләдем. Нәтиҗәсе: улым минем киңәшем белән генә дуслар сайлады, минем рөхсәт белән генә уйнарга чыкты. Шулай итеп, мин «маменькин сыночек» үстердем. Мәктәптә укыганда гына түгел, ә югары уку йортында да булдыра алганча рефератларга кадәр язып бирдем. Улым кызлар белән танышкач, иң беренче миңа күрсәтә, мин ошатсам гына очрашуларын дәвам итте. Ә мин улымны югалтудан куркып, кызларның барысын да кире кага килдем. Әмма ялгызын гына калдырмадым, үземә ошаган, сабыр гына бер татар кызына димләп өйләндердек үзен. Килен бик акыллы иде, каршы сүз эндәшми башын иеп өйдәге бар эшне башкарды. Тик мин генә, җүләр, улым хатынын күбрәк ярата дип, гел араларына кысылып килдем. Бар эшем улыма киленне яманлау булды. Бәбиләре тугач, бала синеке түгел дип котыртуга кадәр барып җиттем. Ә килен минем начар холкыма түзде түзде дә, әйберләрен җыеп әнисенә кайтып китте. И, башта ничек шатланганымны күрсәгез, янәсе, үз сүземне иттем, малаем авызыма гына карап тора. Тик яши-яши малаемны характерсыз, ихтыярсыз бер җебегән итеп тәрбияләгәнемне, үземнең бик нык хаталанганымны аңладым. Чөнки үзе генә бер эшне дә башкарып чыга алмый, эш сөйми, җаваплылыктан курка торган, иркә бер җан көеге булды ул.
Боларны аңлагач, соң булса да уң булсын дип, киленнән барып гафу үтендем. Кода-кодагый да, килен үзе дә яхшы кешеләр, ачу сакламадылар, квартирларыннан куып чыгармадылар. Алар белән сөйләштек тә, ике як та кредит алып, балаларыбызга ике бүлмәле квартир алып бирдек. Яңа квартирга күчкәндә киленемне әйбәтләп өйрәттем: «малайны кызганып торасы түгел, ат урынына җик, сыер урынына сау, «өф-өф» итеп кенә тотасы түгел, ир кеше, гаилә башы булсын», дип үземнең ялгышымны төзәтергә теләдем.
Баштарак савыт-саба еш шалтыраса, улым гел зарланса да, кысылмадым. Киресенчә, хатыныннан зарланып килсә, кире өенә куып кайтардым, киленемә бер сүз әйттермәдем. Тормышларына кысылып, котыртып торучы булмагач, тиз җайлаштылар. Хәзер, күз тимәсен, бик тату торалар. Мин дә атнага бер кунакка барып, оныгымны сөеп кайтам. Улымның якасы керләнгән күлмәген дә, раковинада юылмаган савыт-саба күрсәм дә, кысылмыйм. Үзләренә шулай ошый икән, яшәсеннәр. Кредитка машина алырга җыенабыз дип, килен шатлыгын уртаклашты. Анысы да кирәк, икәүләшеп эшләп торганда түләрләр әле ничек тә. Ана кешегә баласының шат йөзен күрү - иң зур бәхет икән. Үзем дә тынычланып яши башладым, элекке кебек «улым ни ашый икән, мине ташлап ялгызым калдырмасмы икән» дип борчылып ятмыйм. Беләм, улым мине беркайчан да ташламаячак, ул хәзер чын ир кеше.
Сүз ахырында ялгыз бала үстерүче әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларыгызның тормышына кирәксә-кирәкмәсә кысылып йөрмәгез, мөстәкыйльлеккә өйрәтегез. Үстергәндә дә «өф-өф» итеп кенә үстерүнең беркемгә дә файдасы юк.
Раушания Г.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: