Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Бавыр белән салат

Кирәкле әйберләр: 190 грамм майонез; 10 маринадланган вак кыяр; 300-400 грамм тавык бавыры (мин үзем бозау бавырыннан ясадым); 5 йомырка; 4әр кишер, суган.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре кыргычтан чыгарабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре кыргычтан чыгарабыз. Шушы әйберләрне савытка яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак кыргычтан кырылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев