Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Авыл укытучысы Рузилә

Инглиз телен аңламасам да, Рузилә Хәйруллинаның дәресен бирелеп тыңлаучы, укытучы апалары биргән сорауларга инглизчә җавап кайтаручы балаларны рәхәтләнеп күзәтеп тордым. Чит җирләрдә телсез кешеләрдәй йөрүче безнең буыннан аермалы буларак, чит илләрдәгеләр белән җиңел аралаша алачак бу малайлар, кызлар. Укытучылары Рузиләне дә, Түбән Уратма мәктәбе директоры Исхак Мөхлисов булдыклы, тырыш белгеч...

Инглиз телен аңламасам да, Рузилә Хәйруллинаның дәресен бирелеп тыңлаучы, укытучы апалары биргән сорауларга инглизчә җавап кайтаручы балаларны рәхәтләнеп күзәтеп тордым. Чит җирләрдә телсез кешеләрдәй йөрүче безнең буыннан аермалы буларак, чит илләрдәгеләр белән җиңел аралаша алачак бу малайлар, кызлар.
Укытучылары Рузиләне дә, Түбән Уратма мәктәбе директоры Исхак Мөхлисов булдыклы, тырыш белгеч дип бәяли:
- Күптән түгел безнең мәктәпкә французлар килгән иде. Аларны озатып йөрүче тәрҗемәчеләре дә, инглиз теле укытучысы буларак, Рузилә Рөстәмовнаны мактап китте.
Чирмешән ягындагы Түбән Каменка авылы кызы ул Рузилә. Ире Илнурның туган авылына кайтып яши башлауларына әле биш еллап кына булса да, алар инде йорт җиткереп кергәннәр, мал-туар да асрыйлар, үз бакчаларында эшләргә дә өлгерәләр. Дүртенче класста белем алучы уллары Җәмил дә, беренче класска кергән Нурия дә мәктәптә тырышып укыйлар, өйдә әти-әниләренә һәр эштә булышалар икән.
Рөстәм кызы Рузилә әле бер-ике ел элек кенә «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, кырык тугыз укытучы арасыннан финалга кадәр барып җиткән, номинацияләрнең берсендә бүләккә лаек булган. Ә бу юлы аны без, Казандагы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында уздырган конкурста приз-га ия булуы уңаеннан Түбән Уратма мәктәбенә махсус барып, фотога төшереп алдык.
- «Госуслуги» аша үзебезнең «Туган як»ка һәм тагын берничә газетага язылып, квитанцияләр күчермәсен җибәргән идем, табалар җыелмасы отканмын, - диде шатлыгы белән уртаклашып, Рузилә үзе. - Түбән Уратмада яши башлагач та, «Туган як»ка язылдык. Газета вакыйгалар турында хәбәр итеп кенә калмый, аналитик күзәтү дә ясала. Үз җирлегебез турында язганны бик кызыксынып укыйбыз. Район хәбәрләре, авыл сулышы да ошый. Мәктәп укучылары иҗатына да урын бирелә газетада.
Авыл балаларын инглиз теленә өйрәтүче Рузилә Хәйруллинага үз укучыларының югары уку йортларында белем алып, киләчәктә Россияне чит илләрдә танытучы белгечләр булганын күрергә язсын.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X