Туган як

Аталы-аналы ятим бала бәхете

Анияне яратып йөр-гән егете Илсур ташлады. Ташлады да, тиз арада башкага өйләнде. Күрәсең, башта ук ике көймәнең койрыгын тоткан булган. Үзен кызгандырырга теләп дус кызына киңәшкә барган иде, тегесе: «Син генә түгел, егетләре ташлаган кызлар буа буарлык, җебеп утырма, егетләр бетмәс», дип сүгеп атты. Чынлап та шулай бит, кем кавышмый...

Анияне яратып йөр-гән егете Илсур ташлады. Ташлады да, тиз арада башкага өйләнде. Күрәсең, башта ук ике көймәнең койрыгын тоткан булган. Үзен кызгандырырга теләп дус кызына киңәшкә барган иде, тегесе: «Син генә түгел, егетләре ташлаган кызлар буа буарлык, җебеп утырма, егетләр бетмәс», дип сүгеп атты. Чынлап та шулай бит, кем кавышмый да, кем табышмый, димәк яратуы шулай гына булган.
Илсур өйләнде дә, хатынын ияртеп, каядыр еракка күчеп китте. Дөрес булса, Камчаткага, балык тотучылар янына акча эшләргә диделәр.
Шуны гына көткән диярсең, Ания артыннан күрше авыл егете Гомәр йөри башлады. Монысының уйнияте җитди булып, озак йөрми өйләнешеп тә куйдылар. Ания әнисе белән генә яши, ә Гомәрнең әле тагын энесе бар. Шуңадырмы, Гомәр Ания авылына килде. Килүен килде, тик йортка кермәде, бер буш йорт сатып алып, шунда күченделәр. Ул яхшы, йорт җанлы ир булып чыкты, нигезне, каралты-кураны ныгытты, сарай тутырып мал асрады. Бәхет тулы булсын өчен, бала көтсәләр дә, теләкләре кабул булмады. Табибларга йөреп карадылар, тик «икегез дә сау-сәламәт, көтегез», дигәннән башка сүз ишетмәделәр.
Ун еллап вакыт үтте бугай, тибелгән туптай булып, Илсур да кайтып төште авылга. Үзе генә түгел, хатынын һәм ике малаен, бер кызын иярткән. Кулларындагы чемоданнарына, кигән киемнәренә карасаң, бер дә баеп кайткан кебек түгел үзләре.
Үч иткәндәй, Аниядән ерак түгел генә йорт сатып алып, шунда яши башладылар. Баштарак авыл халкы сизенмәсә дә, соңрак чуан тулып тишелде. Илсур белән хатыны «яшел елан» белән дус икән. Күп гомерләре эчеп үтә, бала карарга вакытлары калмый, эшкә дә йөрмиләр. Акча каян килә дисезме? Бала акчасы, балалар пособиесе. Ун һәм биш яшьлек малайлары урлашырга өйрәнгән. Күрше-күлән бакчасын да чистарталар, кибеттән дә ни дә булса эләктерәләр. Малайлар ач йөрмәсә дә, уртанчы бала булган кызлары Йолдыз бик юаш күренә. Катырак искән җилдә дә егылырга торган бу ябык кызны күрүгә, Аниянең йөрәге кысылып куя.
Уйлап-уйлап йөрде дә, пычрак киемле, чәчләре чуалып беткән Йолдызны өйләренә алып кайтты Ания. Кызның башы гына түгел, тәне дә бетләгән икән, аны беттән чистартып, юындырып йөргәнен күреп, ире сүз әйтмәде. Чәй эчеп утырган кызның ипине умырып ашаганын, ә зефирның ни икәнен дә белмәгәнен күреп, ире карашын яшереп, өйдән үк чыгып китте.
Шул көннән башлап, Ания кызны гел үзе белән ияртеп йөри торган булды. Бергәләп эшкә бардылар, кибеттән әйбер ташыдылар, савыт-саба, кер юдылар. Кыз, үзенең абыйсы белән энесеннән аермалы буларак, тыйнак иде. Өйдә үзен генә калдырган чакларда энәләренә дә тимәде, киресенчә, кулыннан килгәнчә ярдәмләшеп йөрде. Кунып калганда эзләп килүче дә булмады үзен. Баштарак берәр көн, ияләнгәч атналар буе яшәде Йолдыз.
Ә авыл халкы чәйнәп тә күрсәтте инде үзләрен. «Кыздан ялчы ясадылар», дип шаулаштылар, «яшь чагында йөргән егете баласын сиңа тага», дип Гомәрне котырттылар. Ярый әле, ире бирешмәде. Тик нигә Илсур кызы соң? Әллә моны бала яратучы ире Гомәр хакына эшләде, әллә туганнан бирле бәхет-сез булган кыз баланы кызганды, ни булса да булды - Йолдыз аларда яши башлады. Бала пособиесен әтисе-әнисе эчеп барды. Гомәр белән Аниядә яшәсә дә, кыз бит шул исерек ата белән ана баласы, аларны балага булган хокукларыннан мәхрүм итүче, бу сансыз гаилә тормышына кысылырга атлыгып торучы юк.
Мәктәпкә дә Анияләр өеннән китте Йолдыз... Ания апасы белән Гомәр абыйсы «институт» дип бик кызсалар да, техникумга укырга керде. Кияүгә чыкканда, түр башында, әти-әнисе урынына Гомәр абыйсы белән Ания апасын утыртты.
Ә үз әти-әнисе кайда соң кызның дисезме? Йолдыз алдан ук бу хакта уйлап, чарасын күреп куйган. Кызлары биргән ике-өч шешә аракыга сатылып, «ләх» исереп, үзләренең өйләрендә, ничә еллар буе су күрмәгән идәндә ауныйлар. Теге ике малай да күптән авылдан китеп югалган һәм бер хәбәрләре дә юк иде.
Йолдыз, туй табынындагы халык алдында, «карап үстергән әти-әнием сез», дип рәхмәт әйтеп, картлык көннәрендә ташламаска сүз биргәндә, Ания белән Гомәрдән дә бәхетле кеше юк иде дөньяда.
Сәхифәне Илһамия ГАФФАРОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: