Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ашларыгызны тәмле пешерегез!

Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.

Бер-беребездән күреп нәниләребезгә бәйли идек. Җыелганда гайбәт чәйнәү түгел, нинди дә булса яңа ризык пешерергә өйрәнә идек. «Кырмыска оясы» тортлары ясадык, хәлвә ясадык, прәнник пешердек. Соңгысы аеруча тәмле булып истә калган. Тик ни искә төшерергә тырышсам да эш тәртибен онытканмын. Менә бер көнне шул үзебез ясаган һәм яратып ашаган прәннек рецептына тап булдым бит әле. Мондый прәннекне бәлки үзегез дә пешереп карарсыз?
Безгә 350 грамм кефир, яки катык, бер стакан шикәр комы (тулар-тулмас), ике йомырка (аларның берсенең агы әзер прәннегебезне агарту өчен кирәк булачак), ярты чәй калагы чәй содасы, 3-4 аш кашыгы сыек май, 2,5-3 стакан он, ваниль, глазурь (помадка) өчен бер йомырка агы, бер стакан (яртысы) шикәр пудрасы (шикәр комы түгел!) кирәк булачак.
Кефирны шикәр комы белән аз гына болгатып алабыз, шуңа бер йомырка, икенче йомырка сарысын, үсемлек мае салабыз. Яхшылап болгатып алабыз. Шушы массага он, ваниль, соданы бергә иләк аша иләп, камыр басабыз. Камыр бик каты да йомшак та булмаска тиеш (кулга, куна тактасына ябышмасын). Камырыбызны җәябез, стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисеп, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. Кызган духовкага куеп, бер 30-35 минут пешереп алабыз. Прәннекләребез пешкән вакытта глазурь (помадка) ясыйбыз. Йомырка агын ак төскә кергәнче болгатып, аз-азлап шикәр оны салып, ап-ак төскә кергәнче болгатуны дәвам итәбез. Пешеп чыккан прәннекләребезне духовкадан алып, помадка белән сак кына бутап, тәлинкәгә өеп куябыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X