Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ашарга пешерә беләсезме?

Гаиләдә кемдер бик оста хуҗабикә. Ике йомырка һәм 2 кыярдан әллә ничә төрле ризык әзерләп куярга, бәрәңгене кыздырып, пешереп, төеп әллә ниләр ясарга мөмкин. Ә кайберәүләр өчен ризык тамак туйдырырга һәм тәмле булса артыгы кирәкми. Үзегезне бер бик затлы ресторанга пешекче итеп эшкә чакырдылар ди. Эш хакы да бик күп...

Гаиләдә кемдер бик оста хуҗабикә. Ике йомырка һәм 2 кыярдан әллә ничә төрле ризык әзерләп куярга, бәрәңгене кыздырып, пешереп, төеп әллә ниләр ясарга мөмкин. Ә кайберәүләр өчен ризык тамак туйдырырга һәм тәмле булса артыгы кирәкми.

Үзегезне бер бик затлы ресторанга пешекче итеп эшкә чакырдылар ди. Эш хакы да бик күп булачак. Сынау шарты белән сезгә түбәндәге ризыкларны әзерләргә тәкъдим иттеләр. Сез шуларның кайсысын тел йотарлык итеп әзерли аласыз, кырыена + тамгасы куеп барагыз әле

 

Омлет (тәмләткечләр белән)

Белен

Француз бутерброды

Кыздырылган ипи (гренки)

Грек салаты

Сырлы салат "Замазка"

Майонез

Томат соусы

Маринадланган помидор

Кайнатма

Компот

Желе

Рататуй

Бәрәңге боламыгы

Кыздырылган дөге

Кыздырылган чебеш

Өй пилмәне

Стейк

Бургундча сыер ите

Итле рулет

Тавык паштеты

Бөтен килеш пешерелгән күркә

Шаурма

Көчле утта кыздырылган балык

Тефтел

Итальянча спагетти

Пицца

Өйдә пешерелгән печенье

Алма пирогы (шарлотка түгел)

Кыздырылган сыр

Шоколадлы вафли

Ә хәзер + тамгаларын санагыз. Әгәр алар 5тән артмаса, сезнең ашарга пешерергә бик ис китми һәм пешерә дә белмисез.

5 балл булган очракта сез пешерә белгән иң оста ризык йомырка тәбәсе. Әгәр бу тестны укысагыз, димәк әле өмет бар. Шушы исемлектән үзегезгә ошаган ризыкны сайлап, пешерергә өйрәнегез. Атнага бер көн тәмле әйберләр пешереп якыннарыгызны сыйларга тырышыгыз.

6-12 балл - бик яхшы хуҗабикә. Сез кулинария өлкәсендәге төп кагыйдәләр белән яхшы таныш. Үзегезне һәм гаиләгезне беркайчан да ач калдырмассыз. Сез кухняда экспериментлар ясарга яратмыйсыз, киң танылган ризыкларга гына өстенлек бирәсез.

13-19 балл - кулинария серләре белән бик яхшы таныш. Әгәр берәр ресторанда шеф-повар булсагыз, бу өлкәдә "йолдыз" булачаксыз. Һәр пешергән ризыгыгызда үзегезгә генә хас бер үзенчәлек бар. Сезнеңчә әзерләнгән ризык тәмле генә түгел, ә матур итеп зәвыклы бизәлгән дә булырга тиеш.

20-26 балл - тәҗрибәле пешекче һәм кулинар. Гаиләгездә бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Нинди генә ризык әзерләргә тотынсагыз да, тел йотарлык тәмле килеп чыга. Сез яхшы кешеләрне тәмле ризыклар белән сыйларга яраткан оста пешекче.

27 балл һәм аннан күбрәк - сезнең тәҗрибә бу исемлеккә тагын бик күп тәмле ризыклар кертә ала. Уйлап табып әзерләгән ризыкларыгыз дөньяның затлы рестораннар менюына кертерлек дәрәҗәдә тәмле. Рецептларыгыз кулдан-кулга йөри. Кухня сезнең өчен зур мөмкинлекләр булган гаҗәеп дөнья. Кыскасы, сез иң шәп повар һәм кулинар!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев