Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Аш-су остасы Диния

Бүгенге язмабыз герое – аш-су остасы Диния Гыймалетдинова. Ул пешергән тәмле ашлар, камыр ризыклары, салатлар үзенчәлекле һәм бик тәмле.

Диния Норлат ягы Түбән Норлат авылы кызы. Норлатта уңышлы гына эшләп йөргән җирдән шул ук районның Иске Әмзә авылы егете белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Татар халкында гомер-гомергә ирне санлап, хөрмәт итеп яшәлгән бит. Шуңа күрә, өйләнешкәч кайда яшәү турында сүз дә булмый. Әлбәттә, Фуат абый эшләгән җирдә, Түбән Камада.

Шулай итеп 1984 нче елның октябрендә Түбән Камага килеп, химиягә эшкә урнаша. Быел аларның бергә тормыш коруларына 37 ел була! Шул гомер эчендә гаиләнең шатлыгы да, борчулары да уртак булган. Алар бер ул һәм бер кыз – Динар һәм Ләйсәнне тәрбияләп үстерәләр. Балалар дигәннән, алар бакчага йөри башлагач, һөнәрен алмаштыра Диния. Балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә керә. Аннан инде кухняда повар булып эшләвен дәвам итә. Менә күп еллар балалар бакчасында пешекче булып эшли ул...

Диниянең иң яратып пешергәне – татар халкының милли ризыгы кыстыбый. Менә сез дә аның кебек ясап карагыз әле кыстыбый камырын. Су һәм майга гына түгел, майонез, кефир, бераз гына сода (йомырка кирәкми) салсаң, телеңне йотарлык килеп чыга. Ул пешергән бәлешләрне, гөбәдияләрне кемгә генә ашатсаң, нинди генә табынга куйсаң да йөз кызартырлык булмый. Башка бик күпләр кебек мин дә тавык шулпасын кулдан токмач басып, гади генә пешерә идем.

Диния киңәше буенча, аш пешеп чыгар алдыннан, шулпага майда кыздырылган шампиньон гөмбәсе өстәсәң, бөтенләй башка тәмле аш була. Язмабызны тәмамлап, сезнең игътибарга Диниядән төче камыр белән бик тәмле алма пирогы рецепты тәкъдим итәбез. Алмаларның мул вакыты – көн саен пешерсәгез дә туймассыз. Ярты литр кефир, бер стакан сыек май, ике йомырка, бер олы кашык уксус, аз гына сода, ярты чәй калагы тоз, бер олы калак чамасы шикәр комы салып, йомшак кына камыр басасың. Эчлек өчен алманы шакмаклап турыйсың да, камыр өстенә куйгач кына өстенә тәменә карап, шикәр комы сибәсең. Бик тәмле килеп чыга!

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев