Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Җан җылысы белән

Фатирда хатын-кыз иң күп вакытын уздыра торган урын – аш-су бүлмәсе дип, мин Америка ачмам. Тик бик үк дөрес тә булмас.

Ни дисәң дә, замана гүзәл затлары, хәзер кухняда гына утырмый инде. Кибеттән әзер пилмәнен, пирогын, ярымфабрикатлар сатып ала да, эше бетте. Чат саен булган кибетләр хатын-кызны ялкаулыкка өйрәтеп бетерә инде. Нәрсә генә сатмыйлар бит, акчаң гына җитсен. Тик шулай да, үзең әзерләгәнгә җитми инде. 
«Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аркылы» дигәне дә замана ирләренә кагылмый. Алар да беренче чиратка ашарга пешерү осталыгын түгел, ә байлыгын һәм матурлыгын куя. Тик шулай да, ашарга пешерергә яратучы хатыннар бетмәгән әле. Алар безнең кебек ирләрен бәлеш, кыстыбый, өчпочмак һәм дучмак белән генә сыйламый, әллә ниләр пешерә.
Менә шундый пешеренергә яратучы ханым һәм туташлар өчен берничә киңәш бирми булмый. Аларны инде мин пешерергә өйрәтә алмам, үзем өйрәнсәм генә. Ә менә аш бүлмәсендә җылылык, мәхәббәт хөкем сөрсен өчен, берничә киңәш язып китми булмас. Бу минем сүзләрем түгел, ә психологлар киңәшләре. Уйлаганыгыз бармы, ни өчен бер үк әйберне бер көнне пешерсәң бик тәмле килеп чыга, икенче көнне бик үк  уңдырып булмый. Сәбәбе – кешенең уйларында, энергиясендә икән.
Ашарга пешеренергә яратучылар колагына берничә киңәш:
1. Беркайчан да ярымфабрикатлар сатып алмагыз. Беренчедән, составын белмисез, икенчедән, нинди шартларда әзерләнгән. Ни генә пешерергә уйласагыз да, белмәсәгез – моның өчен интернет бар. Бик тәмле ризыклар пешерергә өйрәтәләр анда.
2. Бар ризыкны күңел җылысын салып пешерергә тырышыгыз. Ардым әле бүген, ярап торыр дисәгез, йомырка тәбәсе дә килеп чыкмаска мөмкин.
3. Сез беләсезме, ризык аша кешегә тәэсир итеп була бит. Шуңа күрә ашарга пешергәндә, гел яхшы уйлар уйлагыз. Теләкләрне ышанып теләгез. Кеше организмы күпчелек судан тора. Ә су бар мәгълүматны да үзенә сеңдерә: яхшысын да, яманын да. Дога укып пешергән аш тәмле, бәрәкәтле, файдалы була.
4. Күңелегез борчылып, начар уйлар уйласагыз, алардан качар өчен савыт-саба юу – иң шәп ысул. Аккан су, краннан аккан булса да, начар уйлардан, тискәре энергиядән арындырырга сәләтле.
5. Кухняда һәр нәрсә матур булсын: матур савыт-саба, затлы эскәтер, тәрәзә челтәре... Инде ничә ел кирәге чыгар дип, шкафта яткан иске савыт-сабаны алып куегыз да, кунакларга дип кенә саклап тоткан савытларыгызны чыгарыгыз. Кеше өчен түгел, үзегез өчен яшәгез.
6. Һәр пешергән ризык табын күрке булсын. Матур сервировка, күз явын алырлык итеп бизәлгән салат, зәвыклы салфеткалар – барысы да кәефне күтәрә.
Менә шушы гади генә киңәшләрне истә тотсагыз, ризыкларыгыз да тәмле булыр, кәефегез дә күтәрелер. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев