Туган як

Җан сөйгәнегез кайсы айда туган?

Ирегезнең, сөйгән ярыгызның туган ае буенча безнең тест буенча тикшереп карагыз әле. Гыйнвар - бу айда туганнар йомшак холыклы, йогынтыга тиз бирешүчән. Аларга тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелә, бернигә мохтаҗлык кичермиләр. Аеруча, илле яшьтән соң уңыш елмая. Февральдә туган ир-ат - тапкыр, акыллы, сабыр. Аерылышуны авыр кичерә. Ул, чынлап...

Ирегезнең, сөйгән ярыгызның туган ае буенча безнең тест буенча тикшереп карагыз әле.
Гыйнвар - бу айда туганнар йомшак холыклы, йогынтыга тиз бирешүчән. Аларга тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелә, бернигә мохтаҗлык кичермиләр. Аеруча, илле яшьтән соң уңыш елмая.
Февральдә туган ир-ат - тапкыр, акыллы, сабыр. Аерылышуны авыр кичерә. Ул, чынлап та, гаилә башлыгы. Дан, дәрәҗә артыннан кумый, булганына шөкер итеп яши белә.
Мартта туган ир-ат - зирәк, сакчыл, тырыш. Кырык яшенә кадәр тормышын җайласа, илледән соң язмыш аңа гел бәхет бүләк итәр.
Апрельдә туган ир тапкыр, җор телле була. Дәрәҗәгә яшьтән үк ирешә. Тик үзсүзлелеге һәм кире холкы аның кешеләр алдында дәрәҗәсен төшерә.
Май аенда туганнар акыллы, тапкыр һәм тыныч тормыш ярата.
Июньдә туган ирләр мәрхәмәтле, укырга ярата, әмма сәламәтлеге мактанырлык түгел. Тик, шулай да, бу айда туган ирләр озын гомерле була.
Июльдә туган ир-атлар башкалардан сәләте белән аерлып тора. Байлык һәм дәрәҗә ярата.
Августта туган ир-ат әти-әнисе белән тынышып яши алмый. Хезмәт урынында дәрәҗәгә ирешә. Олыгайган көнендә бәхетсезлек сагаларга мөмкин.
Сентябрьдә туган ир-ат мөстәкыйль. Бик иртә үзбаш яшәргә омтыла. Мәрхәмәтле, риясыз. Башкалар фикеренә колак сала белә.
Октябрьдә туган ир-егетләр дингә тугры. Аны туганнары, якыннары ярата һәм хөрмәт итә.
Ноябрьдә туган ир-ат тормышта тәҗрибәле, күңелле һәм тапкыр кеше ярдәменә мохтаҗ. Яшьтән үк туганнарын кайгырта белә. Үзен дәүләт эшендә яхшы күрсәтә.
Декабрьдә туган ир ат кырыс холыклы. Төгәл фәннәрне ярата. Авыр холыклы, аз сүзле. Кешеләр белән уртак тел таба белми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: