Туган як

Алмадан желе

«Узган елгы сентябрь аенда чыккан «Асылбикә» сәхифәсендә алмадан желе ясау рецепты басылган иде. Ул желе да бик тәмле булды. Барлык туганнарым яратты. Әмма рецептын югалттым. Яңадан бастырып чыгара алмассызмы? Гөлфирә Нәбиуллина».

Укучыбыз соравы буенча, рецептны кабатлыйбыз. Быел алма күп, шуңа күрә желе ясарга теләүчеләр булыр дип ышанабыз. Шулай итеп, алмадан желе ясау өчен: 5 литрлы чиләк алма, 1 стакан су һәм шикәр комы кирәк. Алманы вак итеп турагыз, кәстрүлгә бушатып, су салыгыз һәм ике сәгать дәвамында әкрен утта кайнатыгыз. Аннары газны сүндерәсез һәм буш кәстрүлгә зур сөзгеч куеп, массаны шунда салыгыз. Берничә сәгатькә калдырыгыз. Алмага баскаламагыз! Дөресен әйткәндә, мин аны төне буе тотам. Җыелган сокка 1 литрга 1,2 килограмм исәбеннән шикәр комы салып, газ плитәсенә көчле утка куям. Сыеклык кайнап чыккач, утны әкренәйтәм һәм 20 минут кайнатам. Аннары сүндерәм, желены кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куям. Беркадәр вакыттан соң ул куера һәм гәрәбә төсенә керә. Желе базда яки суыткычта саклана. Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: