Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Акчасыз утырмыйм, дисәң...

Бүгенге көндә яшь парларны да, шактый яшәгәннәрне дә талаштыручы сәбәпләрнең берсе - акча җиткерә алмау. Өйләнешеп бераз яшәүгә, «акча тота белмисең», дип ире - хатынын, хатыны ирен гаепли башлый. Чөнки өйләнешкәнче егет үз акчасын, кыз үз акчасын тоткан. Гаилә казнасын сак тотар өчен, акча туздырмаска алдан ук өйрәнергә кирәк шул....

Бүгенге көндә яшь парларны да, шактый яшәгәннәрне дә талаштыручы сәбәпләрнең берсе - акча җиткерә алмау. Өйләнешеп бераз яшәүгә, «акча тота белмисең», дип ире - хатынын, хатыны ирен гаепли башлый. Чөнки өйләнешкәнче егет үз акчасын, кыз үз акчасын тоткан.
Гаилә казнасын сак тотар өчен, акча туздырмаска алдан ук өйрәнергә кирәк шул. Әйтик, кызлар кыйммәтле косметика, салоннарда чәч кистерү, брендлы кием алырга ярата. Дус кызлары белән «девичник»лар ясап, кафе-рестораннарда йөрү дә шактый кесәгә суга. Үз чиратында, егетләр дә акча тота белмәскә мөмкин. Аларга инде замана гаджетлары кирәк, машинасына да тиешеннән артык чыгым китә. Болары әле берничә сәбәп кенә, калганнарын үзегез күз алдына китерерсез һәм тиешле нәтиҗә ясарсыз.
Гаиләдә акча бәхәсе тууда төп сәбәпләрнең берсе - акчаның аз булуында түгел, ә бер-береңә ышанмауда. Мәсәлән, ир кешенең һәр тотылган тиен өчен хатыныннан отчет соравы дөрес түгел. Яңа тормыш коручылар «киңәшле эш таркалмас»ны истә тотып, акча турында тыныч кына сөйләшергә өйрәнсеннәр.
Гаиләдә икегез дә эшләсәгез, бер-берегезнең күпме акча алганыгызны һәм нәрсәгә тотканыгызны яшермәгез. Гаилә акчасын атналык итеп бүлеп, аерым конвертларга салып ябыштырып куегыз.
Кем нәрсә өчен җаваплы булачагы турында да алдан ук сөйләшеп куегыз. Берегез «квартплата» түләсә, икенчегез интернет, газ өчен түләсен һ.б.
Сүземне йомгаклап, үзем ышанмасам да, акчалы булу ырымнарын да язып китәм.
Акча янчыгы кыйммәтле һәм табигый материалдан тегелгән булсын; аның кара, коңгырт, сары һәм алтын төсендә булуы шарт; акча янчыгына биш сумлык акча тыгып куегыз һәм аны беркайчан да кулланмагыз. Кемнәрдер, матди энергияне тартып торсын өчен, керән тамыры да салып йөри икән. Акча янчыкларында ике долларлык купюра йөртүчеләрне үземнең дә күргәнем бар. Кәшилүгегезне тәртиптә тотыгыз, акчаларны бөгәрләп тутырмагыз. Вакыт-вакыт акчаларыгыз белән сөйләшеп-серләшеп алырга да кирәк икән. Һәрберсен җайлап куеп, бөкләнгән урыннарын сыпырып алып, аларга массаж да ясагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев