Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

2015 елга йолдызнамә

Кучкарларга ел башыннан ук үзләрен кулда тота белергә, кешеләр белән ягымлырак булырга киңәш ителә. Кайбер кучкарлар байлык артыннан куып, булганыннан колак кагулары мөмкин, акча мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Кияүгә чыгарга, өйләнергә теләүче кучкарлар өчен бик кулай ел. Кәҗә елында кучкарларга сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Үгезбозауларга ел ат...

Кучкарларга ел башыннан ук үзләрен кулда тота белергә, кешеләр белән ягымлырак булырга киңәш ителә. Кайбер кучкарлар байлык артыннан куып, булганыннан колак кагулары мөмкин, акча мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Кияүгә чыгарга, өйләнергә теләүче кучкарлар өчен бик кулай ел. Кәҗә елында кучкарларга сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә.

Үгезбозауларга ел ат елына караганда күбрәк уңыш китерер. Алар акыллырак һәм тәҗрибәлерәк булырлар. Елның беренче яртысында эш урыннарын алыштырырга теләүчеләр өчен кулай чор. Үгезбозауларга кредит алганда уйлап эш итәргә кирәк булачак. Сәламәтлеккә килгәндә, 2015 елда аларның иммунитетын төрле йогышлы, аллергик авырулар какшатырга мөмкин.

Игезәкләр өчен матди якны яхшырту өчен бик уңышлы ел. Яңа танышларның карьера үсешенә һәм кесә калынлыгына йогынтысы зур булачак. Мәхәббәт өлкәсендә игезәкләрнең хыяллары янып күккә очачак. Аларга җир кешесе булырга вакыт. Тулы гәүдәле ханымнарга да диетага утырырга иң яхшы вакыт.

Кыслалар 2015 елда күп ялгышлар җибәрерләр. Тик шунысын онытмагыз: берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Сезнең ихтыяр көче зур, кыюлык җитәрлек - алга, яңа уңышларга таба! Бу елны акчагызны чамалап кына тотыгыз, чөнки финанс кыенлыклары кичерүегез мөмкин. Сәламәтлегегезне, аеруча нерв системасын саклагыз, стрессларга бирешмәгез.

Арысланнарга 2015 елда иркен суларга була. Чөнки 2015 ел, үткән елга караганда күпкә уңышлырак булачак. Хәзер инде үзегезгә игътибарны арттырсагыз да була. Ял итәргә барыгыз, кирәкле кешеләр белән танышырсыз. Зур әйберләр алырга планлаштырсагыз, моны җәй көне эшләргә тырышыгыз. Тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан арысланнарга зарарлы гадәтләрдән арыну өчен яхшы вакыт!

Кызлар яңа көч һәм дәрт белән эшкә тотынырлар. Коллективта, кешеләр арасында абруегыз артыр, сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. 2015 елда сезгә акча үзе килер, вакытында файдалана белегез. "Кызлар" сәламәтлеккә, ашказаны, бавырга игътибарны көчәйтегез, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз.

Үлчәү йолдызлыгында туганнарга карьера үсеше көтелә. Күпләр эш урыннарын алыштырырга мөмкин - бу да сезнең файдага, кыюрак булыгыз. Күп кенә "үлчәүләр"нең гаиләсендә сабыйлар дөньяга аваз салырга мөмкин. Сәламәтлегегезне кайгырту йөзеннән иң береенче итеп, кан басымы үлчи торган прибор сатып алыгыз, чөнки ел дәвамында кан басымыгыз уйнаклар. Шулай ук күзләргә дә игътибар арттырыгыз.

Чаяннар өчен дә ел бик уңышлы булачак. Аларгы һәрьяклап: мәхәббәт, финанс, сәламәтлек өлкәсендә бары тик бәхет елмаячак.

Укчылар, сезгә узган елдагы хаталарны төзәтергә мөмкинлекләр туачак. Әлегә дөреслек эзләп йөрмәгез, чөнки "салкын сугыш" сезнең файдага тәмамланачак. Кыйммәтле әйберләр сатып алудан да тыелып торыгыз, киләчәктә акча кирәк булачак әле.

Кәҗәмөгезләр - ел сезнең өчен дә уңышлы булачак. Сезнең белән "өстә утыручылар" кызыксынырга мөмкин. Ә бу карьера үсеше дигән сүз. Акчага кытлык күрмәссез, тик шулай да сакчыллык артык булмас. Сәламәтлеккә килгәндә, тырнаклар, чәч, тән тиресенә игътибарлырак булыгыз.

Сукоярларга русларның "кто не рискует, тот не пьет шампанское" әйтеме туры килә. Теләгән кешеләр үз эшләрен ача алалар. Ел символы Кәҗә сезгә карата мәрхәмәтле булыр. Акчаны күп эшләрсез - тик барысын да тотып бетерә барырсыз. Чама хисен онытып җибәрмәгез. Төрле конфликтлардан читтәрәк торырга тырышыгыз, елның икенче яртысында бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин.

Балыклар - планлаштырган эшләрегезнең күбесен башкарып чыга алырсыз. Бу елда дусларыгыз, коллегаларыгыз тарафыннан хуплау тоярсыз. Эшләгән акчагызны максатчан тотыгыз. Елның икенче яртысында появится властный покровитель. Физкультура белән шөгыльләнә башлагыз. Иртәдән йөгерергә чыгу файдалы булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев