Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«ЗИС-5» белән фронтка киткән

Сугыш ил өчен дә, һәр кеше өчен бик авыр вакыйга булды. Минем карт бабаем да сугышта катнашып, кешеләрнең тыныч киләчәге өчен бар көчен куя.

Дәү әниемнең әтисе Гомәр Зарифулла улы Зарифуллин 1914 елның 3 декабрендә туа. Алар гаиләдә биш бала, тормышлары урта хәлле була. 1922 елда беренче сыйныфка укырга керә һәм җиде сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлый. 1935 елда ФЗО да машина йөртүчегә укып чыга. Авылга иң беренче агач кабиналы «ЗИС-5» машинасын карт әтием алып кайткан.

1941 елның 22 июнендә Гитлер Германиясе илебезгә басып кергәч, карт бабаемны хәрби комиссариатка машина белән чакырып алалар. Шуннан соң алар Чури-Бураш авылының МТСендә машиналарын төзәтеп, районнан 35 машинаны эшелонга төяп, фронтка озаталар. Мәскәү шәһәрендә машиналарны дивизияләргә бүләләр. Бабаем беренче дивизиягә эләгә.

Карт бабаем Смоленск юнәлешендә оборона сугышларында катнаша. Смоленск шәһәре янында каты сугышлардан соң, чигенеп, Можайскига кадәр җитәләр. Карт бабамны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Аннары Подольск юнәлешендәге һөҗүмгә күчеп, аны азат итәләр. Тик 1942 елда, дошман самолеты бомба ташлагач, кыйпылчыгы Гомәр бабамның башын, кулын җәрәхәтли. Илис шәһәрендә ике ай дәвалангач, тирән тылга Кузнецово шәһәренә күчерәләр. Ә дүрт айдан соң, ачык җәрәхәт белән өенә озаталар.

Карт бабамны 1944 елда колхоз рәисе итеп куялар. Аннан зоотехник булып эшли. 1946 елда карт әбием белән гаилә корып яши башлыйлар. Алар 39 ел матур гомер итеп, тугыз бала тәрбияләп, үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Карт бабаема, тырыш хезмәте өчен, «Атказанган колхозчы», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 1969 елда лаеклы ялга чыга. 1985 елның 5 февралендә каты авырудан соң бакыйлыкка күчә. Мин Гомәр бабам белән бик горурланам.

Рәлинә Камәретдинова, 13 нче гимназия-интернатының 8 нче сыйныф укучысы 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев