Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Затлы, күркәм, танылган...

Укыган чорда ук баш рольләрне уйнаган, Ф.Әмирханның «Хәят» телевизион спектаклендә Лиза ролен башкарган Гөлгенә Зәйнуллинаны театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт, Минзәлә, Казан театрлары үзенә чакыра. Кыз Казанның К.Тинчурин исемендәге күчмә театрын сайлый. Иҗат юлын Исламия Мәхмүтова бригадасында башлый.

90нчы елның апрелендә курсташы Рөстәм Галиев Түбән Камага эшкә чакыра Гөлгенәне. «Бу шәһәрдә театрның яңа оешып килгән вакыты. Театр төзүче «беренчеләр»е булып тарихка кереп калдык без. Яшь чак, рәхәтләнеп эшләдек! Рөстәм роль өстенә роль бирде. 30 дан артык спектакльдә уйнадым. Соңрак, үзем үк, «күмәк рольләргә дә куйгала әле мине» дип ялына башладым», – дип искә ала ул елларны Гөлгенә ханым.

Г.Зәйнуллинаның Түбән Кама театрында Т.Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр» спектакле белән башланып киткән иҗади юлы, 25 еллык фидакяр хезмәте «Татарстанның атказанган артисты» исеме белән бәяләнә. Тагын да зуррак бәяне – тамашачылар мәхәббәтен, көчле алкышларын, сәхнә образлары аша танылу бәхетен яулый Гөлгенә. Тамашачылар аны М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» – Тәңкәбикә, Н.Гыйматдинованың «Бүре каны»нда – ана, И.Юзеевның «Соңгы төн»дә – Мефистофель, И.Абдуллинның «Тиле яшьлек»тә – Шифабикә әби кебек күп санлы, гаять төрле комик һәм драматик рольләре аша яхшы хәтерлиләр.

2010 елда Г.Зәйнуллина «Мунча ташы» театры артистлары белән берлектә «Майсыз калҗа» фильмында уйный. Лаеклы ялга чыккач, 2016 елда, «Мунча ташы» юмор театрына эшкә чакырыла. Гөлгенә – үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле артист булудан тыш, гаҗәеп эш сөючән, җаваплы, тынгысыз шәхес. Ел буе гастрольләрдә йөрүче, татар юморы өлкәсендә мәйдан тотучы «Мунча ташы» театры коллективында эшләр өчен бу сыйфатлар бик мөһим.

Юмор өлкәсендә эшләү җиңел түгел. «Эләктегезме?», «Чамаламадык...», «Телсез авыз», «Кырыкта да кызыкта», «Кәмид – 20», «Ялт-йолт» тамашаларындагы образлар галереясын тудырып, бүгенге көндә Гөлгенә Зәйнуллина «Мунча ташы» иҗаты белән яши. Тамашачылар аның Гамил Әсхадулла, Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Мотыйгулла белән берлектә иҗат иткән чыгышларын көтеп алалар. Соңгы тамашаларда тәкъдим ителгән эксперименталь-музыкаль миниатюраларда Гөлгенә җырлы рольләр дә башкарды.

Түбән Кама тамашачысы хәтерендә матур театраль рольләре белән истә калган, бүген сәхнәдә «Мунча ташы» театрында, татар юморы өлкәсендә иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Гөлгенә Зәйнуллина яңадан-яңа иҗат планнары белән яши.

Наилә Сабирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев