Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Кыенлыклар рухын сындырмаган

Районыбызның Урта Чаллы авылында гомер кичерүче Зиннуров Ихсан Зиннур улы да башка бик күп чордашлары кебек үк, балачактан колхозда эшли башлый.

Күз алдына китерәсезме, җиде яшьлек сабый баланың иртә таңнан торып, басуга эшкә чыкканын!?. Сугыш чоры балалары иңнәренә төшкән авырлыкны бүгенге буын яшьләре күз алдына да китерә алмый. Әтиләрен, абыйларын яу кырына озатып, балалар Бөек Җиңү өчен көнне төнгә ялгап, тылда хезмәт куйган.Үзләре дә җирдән аз гына калку, өстәвенә ашау да такы-токы гына булган балалар җирен дә сукалаган, игенен дә иккән, көтүен дә көткән, агачын да кискән... Тик сугыш чоры аларның рухын сындырмаган.

Язма герое Ихсан ага атлар да көткән, комбайнчы ярдәмчесе, ат караучы булып эшли. Гомер юлдашы белән биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстергән. Хәзер инде 10 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар Ихсан Зиннуровның.

Бүгенге көндә тыл ветераны якыннарының кайгыртуында һәм игътибарында, олы кызы Гөлфәния апа тәрбиясендә гомер кичерә. Әле күптән түгел генә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле Ихсан Зиннур улына яшь буынга төпле киңәшләрен биреп, бүгенге тормышның матурлыгына сөенеп, исәнлектә яшәргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев