Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Авылыбыз халкы аңа меңнән мең рәхмәтле

Авыл матур кешеләре белән

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит ят җирләр күп булса да

Туган җирем бер генә,

Туган авылым бер генә.

Бу шигырь юллары минем авылдашым Сәлим Гайнелхак улы Сафиуллин өчен махсус язылган дияр идем мин.

Сәлим Гайнелхак улы 1964 нче елда Түбән Кама районы, Югары Чаллы авылында Гайнелхак абый белән Мәгъсүмә апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Биш кыз бала янына туган төпчек улы өчен сөенеп туя алмый әтисе. Егетнең балачагы апалары арасында бик күңелле уза. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына юл ала. Аны уңышлы тәмамлап, агроном белгечлеге белән Түбән Кама районы Колмакчы авылында эшли. Заманалар үзгәрә, бик күпләр үз эшләрен ача башлый. Сәлим дә үзен сынап карарга була һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле эшмәкәрлек эшен башлап җибәрә. Җитәкче кешенең эше уңу кул астында эшләүчеләрдән тора, шуңа күрә, ул кул астына ышанычлыларны җыя һәм алданмый. Егетләр-берсеннән берсе тырышыбрак эшлиләр. Эшләгән кешенең эшен дә күрә, бәяли белә җитәкче.

Сәлим Гайнелхак улы авылы, аның кешеләре өчен җан атып яшәүчеләрнең берсе дип башлаган идем сүземне. Әйе, чынлап та нинди генә гозер белән килүчене дә, булдыра алмыйм, дип борып чыгармый ул. Һәрдаим мәчеткә, зиратка булышлыгын күрсәтә, үзе дә биш вакыт намазын укый, уразасын тота. Ел саен иң беренчеләрдән булып Сабан туен уздыруга зур өлеш кертә. Шул исәптән әле ул авылның өлкәннәренә, әнисез калган ятимнәренә дә өлеш чыгарып булышып яши. Авылыбыз халкы аңа меңнән мең рәхмәтле.

Ә инде гаиләсенә килгәндә Сәлим Гайнелхак улы хатыны Миләүшә ханым белән тәртипле ике бала үстереп зур тормыш юлына бастырдылар. Балалары бүгенге көндә гаиләләре белән Казан шәһәрендә гомер итсәләр дә, әти-әни нигезен онытмыйлар, ерак араларны якын итеп гел кайтып сөендереп торалар. Әти-әниләре күптән инде гүр ияләре булсалар да, Сәлим Гайнелхак улы биш апасын әти-әни урынына якын итә, кадер хөрмәттә яшәтә. Авылдашым турында китап язарга була, аның эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, эшендә зурдан зур уңышлар гына юлдаш булсын, йөргән юлында һәрвакыт үзе кебек яхшы кешеләр генә очрасын.

Ләйсән Зиннәтуллина, ЮгарыЧаллы авылы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев