Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Авыл фельдшерының тормыш юлы

Дөньяны аклыкка күмеп ябалак- ябалак кар ява. Дүртенче баласын көтүче әни генә йокламый, тиздән дөньяга туачак сабые белән “сөйләшә”.

10 декабрь нәкъ моннан 60 ел элек Зур Аты авылында Шатров Григорий һәм Мария гаиләсендә дөньяга 4нче  бала булып бер кызчык – Аня аваз сала. Зур Аты авылында дисәк тә, бик үк дөреслеккә туры да килеп бетми. Чөнки бәби көтүче гаилә урманда, кардонда яши. Әтисе урманчы булганга, урманда яшәүләренә 18 ел инде. Авылларда балкып утлар янса да, урмандагы ялгыз йортта гаилә керосин лампасы белән көн күрә. Шуның яктысында кичке аш ашала, төнлә балаларның юешләнгән аслары алыштырыла. Көн дә йорт эче әнисе пешергән икмәк исенә күмелә.

Балаларын мәктәпкә әтисе ат белән йөртә. Еш кына авылда әбиләрендә дә торып калалар. 3 еллык Аты мәктәбендә Мария апа Мякина укыта. Аннан соң инде укуны Кызыл Чапчак авылы мәктәбендә дәвам итәләр. Интернатта торып укыган 10 еллык  мәктәп еллары да артта кала.

Яшьүсмер кыз, үзе хыялланган һөнәргә – фельдшерлыкка укыр өчен Түбән Камага юл тота. 2 ел ярымнан дипломлы белгеч булган Аня туган авылына эшкә кайта. Берничә елдан Кама Аланына күчеп китә, анда үзенең сөйгән ярын очрата. Менә 37 ел  инде алар пар канат булып яшәп, ике ир-егет тәрбияләп үстергән.

Малайлар тырыш, үҗәт булып үсәләр. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп, офицер дәрәҗәсенә ирешеп кайткан уллары белән бик горурлана Аня. Бүгенге көндә ныклы аякта басып торучы, үзләре дә гаиләле ир-егетләр аның уллары. Беренче улы 2 бала әтисе. Аня исә бер малай онык, бер кызчык онык әбисе.

Әлбәттә, инде малайлар үстерәм дип кенә өйдә утырмады Аня. Поповка авылында 26 ел фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Лаеклы ялга чыгуга күңел түрендә пыскып яткан хыялын тормышка ашырыр вакыт җитә. 3 бүлмәле шәһәр йортын калдырып, өйрәнелгән, ияләшкән тормышны тамырдан үзгәртеп, 2014 елда туган авылы Зур Атыга кайтып төпләнә гаилә. Бер казык та кагылмаган буш җирдә әкренләп балалар белән бергәләп агач бурадан 2 катлы йортта төзеп чыгалар.

Ак белән кара янәшә йөргән кебек, шатлык белән кайгы да гел янәшә йөри. 80 яшендә әнисе, 83 яшендә әтисе дөнья куя. Үзеннән соң 5нче бала булып туган сеңлесе дә 48 яшендә мәңгелеккә күзен йома.

Лаеклы ялда булуга карамастан Аня Григорий кызы бүген дә Югары Чаллы авылында фельдшер булып эшләвен дәвам итә.

Рәсилә Зиннәтуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев