Туган як

Хиҗабым – горурлыгым

Без бик тә болгавыр заманда яшибез. Бөтен нәрсә буталган, алышынган, юлын үзгәрткән кебек. Гүя бу дөньяда, бу тормышта тотрыклы һәм даими бер генә нәрсә дә калмаган...

Һәм менә шушы ялган белән тулган караңгылык эчендә яктыручы шәмнәр бар икән бит. ӘлхәмдүлиЛләһи шөкер алар елдан-ел арта бара. Гасырлардан гасырларга баручы, әнә шул юл кырыена, якты маяк кебек тезелеп куелган баганаларда – әхлак, әдәп кануннары бар.

Ислам дине белән килгән бу кануннар, тормышның бөтен өлкәләренә дә кагылып, тормышыбызны ямьли, киләчәккә өмет уята.

Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтлеге, Гаделлеге турында күбрәк беләсе, ул өйрәткән юлдан тайпылмыйча атлап ба-расы гына бар. Бөтен нәрсә өйрәтелгән һәм язылган.

Без бүген мөслимә хатын-кызларның әдәп-әхлаклары, үз-үзләрен тотулары белән бәйле булган мөселман киеме – хиҗаб турында сөйләшербез. Хиҗаб – гарәп сүзе. Капланып, киенеп йөрү дигәнне аңлата. Бу тышкы киенүгә дә, шулай ук эчке камиллеккә дә (әдәпкә) кагыла. Мөслимәләрнең киеме нинди булырга тиешлеге турында күп бәхәсләшәләр, күп язалар. Кемнәрдер киенгән хатын-кызларны кызганалар, бигрәк тә яшьләрне (яшьлекләре әрәм була, рәхәтләнеп, дискотекаларга йөрмиләр, кияүгә чыга алмый калалар һ.б), безнең әбиләр болай киенмәгән. Кешеләрнең фикерләре төрле. Чөнки һәрбер кеше үзенең дәрәҗәсе, гыйлеме үзенең күзаллауларыннан чыгып фикер йөртә. Ләкин дин кеше фикере һәм хөкеме түгел. Ул Аллаһы Тәгаләдән килгән әмерләр һәм тыюлар. Шуңа күрә без – мөселманнар, һәр сорауга җавапны Аллаһ китабы – Коръәннән эзлибез. Аллаһы Тәгаләнең китабында бөтен сорауларга җавап бар: гаилә тормышы, сәүдә, сәясәт, киенү һ.б. Чөнки Аллаһ ясаган дөньяда яшибез, һавасын сулыйбыз, ризыгын ашыйбыз. Үзебезне (бөтен кешеләрне) дә Ул Халык кылды, ишетү, күрү, акыл һ.б бик күп нигъмәтләрне бирде. Аллаһы Тәгалә хөкеменә күпме генә каршы килсә дә, кеше яңадан җавап бирер өчен аның каршысына басачак.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, һәм зиннәтле киемнәр бирдек. Ә тәкъвалык киеме сезнең өчен хәерлерәк. Ошбу зекер ителгән нәрсәләр – Аллаһы Тәгаләнең аятьләреннән, бәлки кешеләр вәгазьләнерләр».

Хатын-кыз Аллаһ әмере белән гаурәтен чит-ят ирләрдән сакларга тиеш.

Гаурәт – хатын-кызларның чит кеше карашыннан яшерен тота торган гәүдә өлеше. Гаурәтен каплап кеше үзенең әдәпле, тәртипле оялчан булуын дәлилли. Иман иясе киенә, имансыз кеше чишенә.

Ни өчен хатын-кыз киенеп йөрергә тиеш?

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны гүзәл һәм нәфис итеп, ә ир-атны бу гүзәллеккә сокланучы, омтылучы, аны саклаучы итеп бар кылган. Җәмгыятьне бозыклык упкынына төшүдән хатын-кызларның намусын саклау өчен Раббыбыз безгә киенеп йөрергә әмер итте. Хатын-кыз яратылышы белән зәгыйфь зат. Үзен һәм балаларын саклау өчен ир канаты астында һәм Ислам кушканча киенеп йөрү шарттыр.

Мөслимә киеменең шартлары

Татарлар арасында күп сүзләр йөри: «Сез дөрес киенмисез. Безнең татар әби-ләре алай киенмәгән». Әйе, алар күбесе элеккеге әбиләрне белми. Соңгы 100 елда, революциядән соң, дин бетерелеп, үзләре ничек булдыра ала, шулай киенеп йөрүче әбиләргә карап фикер йөртәләр.

Дин бетсә дә, дин әдәбе бетмәде. Әбиләр генә түгел, әниләр дә чөеп булса да яулыкларын бәйләделәр, аякларында оек иде. Хәтта сугыш елларындагы киноларны карасак та, хатын-кызларның барысының да яулыктан булуын күрәбез.

Безнең дин тоткан әбиләребезнең күкрәкчәләре бар иде. Алар яулыкны дүртпочмаклап бәйләсәләр дә, му-еннары, чәчләре күренмәгән. Аллаһы Тәгалә үзенең хикмәте белән киемнең нинди төстә һәм фасонда, нинди җир-лектә, нинди тукымадан, ничек итеп тегелүен аңлатмаган. Чөнки, һәрбер милләт үзенчә киенә, үзе яши торган җирлектәге табигать шартларына яраклаша. Аллаһы Тәгалә бары тик шартлар гына куя: үтә күренмәле, ялтыравык, тар, кысан булмасын, ирләр киеменә охшамасын һ.б.

Ак яулыклы сеңлемә

Ак яулыгың бәйләгәнсең,
Үтәп Аллаһ әмерен.
Иманыңны саклаганда
Нык бул, сеңлем, кадерлем.
Күңел пакьлегең чагыла
Синең нурлы йөзеңдә.
Тыныч яшәргә хаклы син
Аллаһ биргән бу җирдә.
Зифа буеңны яшереп,
Күпме файда аласың.
Җирдәге бар бозыклыктан
Имин булып каласың.
Озын күлмәк, яулыгыңа
Шикләнеп караганнар –
Әле Аллаһ рәхмәтен
Бер дә аңламаганнар.
Ачу тотма йөрәгеңдә,
Бары изге дога кыл.
Аллаһ юлыннан барганда
Итагатьле сабыр бул.

Роза Кашапова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: