Туган як

Күңел тынычлыгы эзләп...

Күңелең борчылганда, кая барырга, нишләргә, чыгу юлын кайдан табарга, дип уйлыйсың

 Җанның да яралары бар. Аның да шатлыклы мизгелләре, мәхәббәт хисләре, борчулы вакытлары бар. Диндә һәм Коръәндә бу сорауларга җавап бар, ләкин күпләргә шушы өлкәдә яшәү өчен рухи көч, ихтыяр җиткерәнми!

Кешенең бар хәзинәсе җанда саклана. Без кешеләр, җир катламының бер туфрак кисәгеннән яратылдык. Без матди затлар, берникадәр вакыттан соң кире шул туфрак кисәге астына кереп ятачакбыз.

Ә җан ул Аллаһ тарафыннан яратылган мәңгелек. Шуңа кеше аны саклап, чистарып яшәргә тиеш.  Җан тән кебек үк гөнаһлар белән җәрәхәтләнә. Әгәр тәндә берәр җәрәхәт булса, без аны дарулар, табиблар белән дәвалыйбыз. Тик ни итсәк тә, җәрәхәтнең эзе кала. Җан да гөнаһлар белән җәрәхәтләнеп, аны тәүбә һәм зикер белән дәваласаң да эзе кала.

Икенчедән, тән ризыксыз тора алмаган кебек, җан да ризыкка мохтаҗ. Ә җанның ризыгы – Коръән, хәдис вә зикер! Көннәрдән беркөнне Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (Саләллаһу галәйһи вә ссәлләм) янына саубуллашырга килеп, сәлам әйтте. Пәйгамбәребез (Саләллаһу галәйһи вә ссәлләм) үлем түшәгендә соңгы сәгать кичерә иде. Ул Җәбраил (г.м.)нән сорады:

  • Я, Җәбраил, син бу дөньяга мин үлгәннән соң киләсеңме?
  • Я, Аллаһ илчесе, миңа бу дөньяга синең үлемеңнән соң төшүдән мәгънә юк. Ләкин тагын ун тапкыр төшәм һәм ун хәзинә алам, – дип җавап бирә:
  1. Җир йөзендә бәрәкәтне – вакыт бәрәкәте, бер ел – бер ай, бер ай – бер атна...). Без бүген вакытның бер мизгел кебек үтүен сизәбез.
  2. Кешеләр арасында булган мәхәббәтне – мөселманның кардәшенә карата булган яратуы  хәзер кими бара.
  3. Туганнар арасында булган мәрхәмәтне – туганнар арасында да мөнәсәбәт суына бара.
  4. Хатын-кызның ояты – күргәнегезчә, күп хатын-кызларыбызның гаурәт ачып йөурүе гадәти күренеш.
  5. Фәкыйрьләрнең сабырлыгын – алар Аллаһка тәвәкәлләүдән туктап, кешегә мөрәҗәгать итә.
  6. Байларның юмартлыгын – кешеләр бүген баеган саен, күбрәк байлык артыннан куалар. Зәкәт түләми, мохтаҗларга ярдәм итми.
  7.  Хөкемдарларның, ягъни ил башлыкларының гаделлеген – кайбер дәүләтләрдә халыкларына карата гаделсезлекләр – моның ачык мисалы.
  8. Галимнәрнең тәкъвалыгын – Коръән белән гамәл кылмау, аларны үзе аңлаганча шәрехләү.
  9. Коръәнне – шундый заман җитәр: мөселман кешесе иртә белән Коръән укыйм дип, кулына алса, Коръән битләре буш булыр.Өч көн дәвамында ятлаган аятьләр истә булыр. Әмма өч көннән соң кеше “Әлхәмдуллилләһ” сүзен дә искә төшерә алмас.
  10.  Кешеләрнең иманын. Пәйгамбәребез: “Җир йөзендә Аллаһ сүзен әйтүче булганда, кыямәт җитмәс” дип әйтеп калдырган.

Канәгать бул!

Канәгатьлек хисе – олы байлык

Бетмәс дәрәҗә һәм хәзинә.

Күңел белән һәрчак риза булу

Мал-мөлкәтнең хәтта әзенә.

 

Аллаһ биргән саулык-сәламәтлек,

Эш урыны, ризык табында

Яшәргә йорт, йөрергә машина

Күпме нигъмәт болар бары да.

 

Канәгатьлек – күңел тынычлыгы,

Тәкъдиреңә риза булу ул.

Бу сыйфатка ия булган кеше

Раббысына алды туры юл.

 

Ә хирыслык – бетми торган авыру

Озата бара хәтта кабергә.

Андыйларның күңеле кайгыра

Килми калган һәрбер әйбергә.

 

Мөэмин булып яши алсаң әгәр

Кыла алсаң һәрчак изгелек.

Аллаһ риза булыр гамәлеңнән

Килер сиңа рәхмәт, игелек.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: