Туган як

Кайсы җирләре белән артык?

Ачуымны китереп торган «күп балалы» дигән шул ике сүз турында язасы килә. Беләм: кемдер килешер, кемдер каршы төшәр.

Һәркемнең үз уе, үз фикере. Ә мин сезгә үзем турында язып китәсем килә. 90нчы болгавыр елларда ике бала белән мине ятим итеп, ирем вафат булды. Шәһәрнең бер заводында эшли иде, шул завод тулай торагында яшәдек. Ирем үлеп берәр ай вакыт үттеме икән, «бүлмәне бушатырга» дигән кәгазь җибәрделәр. «Минем ике кечкенә балам бар, алар белән кая барыйм?» – дип җитәкчегә кердем. Ул әле бәлки исәндер һәм бу язмадан үзен таныр. Исән булса мин аңа озын гомер телим: «Балаларыңны үзең өчен тапкансың, үзең кайгырт, это не моя проблема» – дип кабинетыннан куып дигәндәй чыгарып җибәрде. «Ни өчен куды?» – дип сорарсыз. Чөнки мин ул заводта эшләми идем. Эшли торган балалар бакчасы башка оешмага карый иде.

Кая барып бәрелергә белмичә уйланып йөргәннән соң, шул заводка караган балалар бакчасына эшкә керергә булдым. Бер кергәндә туры китермәдем,икенчесендә нигәдер аягым тартмады. Нәрсә булса – шул булыр дип, үземнең мөдиргә керәсе иттем. Завод җитәкчесеннән аермалы буларак, аның исемен дә әйтергә кирәк, Раилә Мансуровна, нинди сорау белән керсәң дә борып чыгармый, игътибар белән тыңлый торган, шәфкатьле җитәкче иде. Ул мине күрүгә: «Мин сине үзем сөендермәкче идем, җитешә алмадым. Менә үзең кердең, сиңа фатир бирәләр, ике бүлмәле», – дигәч, телсез калдым.

Аллаһыма мең шөкер, балаларым хакына мине фатирлы иткән өчен. Ул еллардан бирле күп сулар акты. Хәзер инде оныклар үсеп җитте. Бүгенгә кадәр «күп балалы» дигән сүзне ишетәсе дә килми. Алдагысын уйлап, фатир бирә аласыңмы, ашата-киендерә, кирәгенчә тәрбия бирә аласыңмы – шуны уйларга кирәк. Күп бала булса да, бер бала булса да, барысы да бер тигез.

Мин аңлыйм, элек әбиләр чарасызлыктан бала тапканнар. Дәваханә юлында йөрергә вакытлары булмаган һәм яшь балалар арасында үлү очраклары да күп булган. Аларның берсе дә «мин күп балалы» дип чыгып кычкырмаган. Булдыра аласың, тәрбияләргә, ашатырга, киендерергә, матди хәлең рөхсәт итә икән – ел саен тап.Тик елап йөрмә, синең балаң үзең өчен. Хөкүмәтнең башын катырма, аларның болай да башлары каткан атна саен бәяләр күтәреп...

Җиһан Әюпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: