Туган як

«Кар өстенә пакет җәеп, намаз укыдык»

Нишләптер, моңа кадәр бер дә авыл имамнары белән аралашканым булмады. Шуңа күрә Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов районыбыз имамнары турында язарга тәкъдим иткәч, теләп риза булдым. Сезне Афанас авылы имамы Рафил хәзрәт Гарипов белән таныштырам.

Рафил хәзрәт редакциягә җитез генә атлап килеп керде, елмаеп исәнләште. Үзенә карасаң, бер дә мәчет белән идарә итә димәссең. Гадәттә, шәһәр имамнарында ниндидер салмаклык, дәрәҗәне саклау бар димме... Ә Рафил хәзрәтнең үз-үзе тотышы да, сөйләме дә гади. Тумышы белән Балтачтан булган имамның әти-әнисе дә, туганнары да шунда яши. 1926 елгы бабасы 90 яшькә кадәр имам вазифаларын үтәгән.
– Башлангыч мәктәптән соң балаларга чит тел укытыла башлады. Эксперимент рәвешендә, безгә гарәп телен өйрәтә башладылар. Дөресрәге, без гарәп имлясы белән татарча укырга өйрәндек. Шул ук вакытта без, өч малай, әби-апалар белән дин дәресләренә йөри башладык. Ул вакытта мәчет төзелмәгән иде әле, – дип искә ала Рафил хәзрәт. 
Мәктәптә эксперимент бер ел гына барган, чөнки ата-аналар каршы чыгып, балаларга инглиз теле кертүне таләп иткәннәр. Кечкенә Рафил дуслары белән дин дәресләренә йөрүне дәвам иткән, намаз укырга да өйрәнгән. Ә 1994 елда мәчет төзелеп, белем алырга теләүче артык күп булганга, 7 нче сыйныфта укучы Рафилгә һәм тагын бер иптәшенә гарәп әлифбасын һәм намаз укырга өйрәтергә 5 нче сыйныф балаларын биргәннәр.
–  Шулай итеп, без икәү бер сыйныфны җитәкләп бардык, белгәннәрне өйрәттек. Ике елдан соң һөнәри лицейга укырга кергәч тә, намазларны ташламадык. Кышын тәнәфес вакытында студентлар йөгерә-йөгерә тәмәке тартырга дип чыкканда, без өчәү кар өстенә пакет җәеп намаз укый идек. Моны күреп, барысы да шакката иде, әмма каршы килмәделәр, хәтта җомгаларга да җибәрделәр, чөнки тәртип тә әйбәт, укуыбыз да бик яхшы иде. Шәхсән минем дипломымда бер генә дүртле бар иде, – дип дәвам итә Рафил хәзрәт. 
1999 елда егетләр Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә юл тотканнар. Башлангыч дини белемнәре булгач, намаз укый белгәч, аларны шунда ук кабул иткәннәр. Шунда укып, шунда ашап, шунда яшисе икән. Уку йортының җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин студентларны белем алу дәверендә үк киләчәк тормышка әзерләгән. Шәкертләр Рамазан һәм җәйнең ике аенда авыллардагы мәчетләрдә эшләгәннәр. Уку дәверендә укучы «каешлана», тәҗрибә туплый, халык алдында сөйләргә өйрәнә. Шунысы кызыклы: мәдрәсәдә дүрт ел белем алгач, бер ел практика узарга кирәк, шул вакыт эчендә диплом языла. Тагын ике ел эшләгәч кенә диплом тапшырыла. 
Рафилне практикага туган якларына Балтачка җибәргәннәр, анда ул мәчетнең имам ярдәмчесе итеп билгеләнгән. Имам Рафилдән нибары өч яшькә генә олы. 
– Анда мин балаларга дәрес бирә идем, җомга намазын да, Рамазан аенда тәравих намазларын да чиратлашып алып бара идек. Мәетне озатуларга да йөрдем. Югач, бабайлар халык алдына сөйләргә чыгаралар иде. Беркайчан мин белемле дип масаймадым, намаз укыгыз дип орышмадым, вәгазьләрем дә, нигездә, әхлакый темаларга иде. Бәлки шуңа-дыр, өлкән буын белән мөнәсәбәтем һәрчак яхшы булды, – ди Рафил хәзрәт.
2003 елдан аның тормышы шәһәребез, төгәлрәге, Афанас авылы белән бәйле. Барысы да көтмәгәндә килеп чыккан. Җәлил хәзрәт Фазлыев шалтыратып, Рафил хәзрәткә Түбән Камага барырга кирәклеген хәбәр иткән. Ул вакыттагы шәһәрнең мэры Илсур Метшин Афанаста әбисе хөрмәтенә мәчет җиткерә һәм шуңа имам кирәк икән. Башлык яшь хәзрәтне ошаткан һәм урын тәкъдим иткән. Рафил хәзрәт башта икеләнеп калган, чөнки барлык туганнары, якыннары – Балтачта, монда беркеме дә юк. Шулай да тәвәккәлләгән һәм ризалашкан. Шулай итеп, ул 2003 елның 12 декабрендә ачылган 200 кеше сыйдырышлы яңа мәчетнең имамы итеп билгеләнгән. Бирегә күченгәч, гаилә корып җибәргән. Хәзерге вакытта хатыны белән дүрт бала тәрбиялиләр.
Рафил хәзрәтне халык яхшы кабул иткән. Мәчеттә ул әби-бабайларга һәм балаларга дин дәресләре бирә. Ярдәмчесе вазифаларын аңа кадәр имам булып торган 90 яшьлек Вәлиҗан бабай башкара. 
– Һәр эшне бабайлар белән киңәшләшеп башкарабыз. Шуңа да бик тиз уртак тел таптык. Гомумән, җитәкчеләр безгә карата дустанә мөнәсәбәттә. Афанасның элекке башлыгы Лидия Тартмина Рамазан, Корбан бәйрәмнәре белән котлый, төрле җыелышларга, очрашуларга чакыра иде. Николай Бурмистров та бик ачык кеше, – ди имам. 
Хәзрәтне никахлар укырга, балаларга исем кушарга, вафат булган кешеләрне соңгы юлга озатырга да чакыралар. Җомга намазына хәтта якындагы предприятие хезмәткәрләре дә килә.  Районда балалар өчен мөселман лагерьлары оештыру эшен иң беренче булып ул башлап җибәргән. Рамил хәзрәт Юнысов эшләгән вакытта, үзәк мәчеттә төзекләндерү барганга, аннан балалар өчен җәйге яллар оештыруны үтенгәннәр. Яшь хәзрәт каршы килмәгән, беренче елда шәһәр һәм районнан 23 бала җыелган. 2005 елда имам-хатыйб вазифасын Йосыф Дәүләтшин башкара башлагач, шәһәр балаларын «Заря» лагеренда туплаганнар. Рафил хәзрәт исә Афанасның 40 лап баласы өчен  ел саен җәйге лагерь оештыра. Кызлар өчен әйдаман итеп үзәк мәчеттән бер мөгаллимәне чакырта. Балалар белән дини дәресләр уздырыла. Мәчеткә йөрүче  әби-бабайлар, өйлә намазыннан соң, укучылар белән 10-15 минут шөгыльләнә, догалар кабатлата.
– Беренчедән, балалар өчен файдалы, икенчедән, өлкән кешеләр үзләрен мөгаллим итеп тоялар, – ди Рафил хәзрәт.
Быел да лагерь оештыру планда каралган. Хәзерге вакытта Рамазан аена әзерлек башланган. Авыл мәчетендә ел саен ифтарлар уздырыла. Ашларны мәчеттә укучы апалар әзерли. 
Фото Р. Гариповның шәхси архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: