Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

9 июль – Корбан бәйрәме

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме (Ид әл-Әдха) якынлаша. Ул мөселман календаре һиҗри буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Бу көн кылган гөнаһларының ярлыкануы, Аллаһ тыйган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне..

Хаҗ гамәле Корбан бәйрәме белән төгәлләнә. Бәйрәмне Мәккәдән ерак түгел Мина үзәнендә билгелиләр, ул өч көн дәвам итә. Корбан бәйрәме вакытында мөэмин-мөселманнар корбан итеп тәкә яки башка мөгезле эре терлекне (дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән чалына) китерәләр. Корбан чалучы кеше итне теләсә үз гаиләсе белән ашый ала, башка кешеләрне ташатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел), кешеләргә өләшеп бирергә мөмкин.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне өч өлешкә бүлү киңәш ителә: бер өлешен гаилә белән ашарга, бер өлеше кунаклар чакырырга һәм өчтән бер өлеше мохтаҗларга таратыла.

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, һәм өч көн дәвамында корбан чалырга мөмкин була.

 

Корбан чалу

 

Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш гамәлләре белән бәйле. Пәйгамбәрнең олыгайган көнгә кадәр балалары булмаган, шуннан Исмәгыйль туган. Көннәрдән бер көнне аның төшендә бердәнбер улын корбан чалырга тиешлеге хакында хәбәр килеп ирешә. Аллаһ кушканга каршы килми, улын Мина үзәненә алып килә. Исмәгыйльне корбанга чалырга җыена. Улы Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Аллаһ ихтыярына буйсына. Инде улын корбан чалырга дип пычакны кулына алгач кына, «Я, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», – дип аңа бер сарык җибәргән. Шулай итеп, Аллаһның рәхмәте белән Исмәгыйль тәкәгә алыштырыла. Шушы тарих белән ислам динендә Аллаһ ризалыгына ирешү өчен корбан чалу башланып китә.

Мөселман галимнәре һәм дин белгечләренең уртак фикере белән, бәйрәмнең асылы малны корбан итеп чалып, ашау яки башкаларны сыйлау түгел, ә Аллаһ боерганга, кушканга буйсынуда һәм Аның рәхмәтенә һәм мәрхәмәтенә ирешүдә.

Корбан гаете бәйрәмнең төп мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү.

Корбан чалу турында Коръәндә:

«Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә савап бар, аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зикер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә, вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять, шөкер итәрсез» (22:36).

«Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» (108:2).

 

Корбан чалдырырга теләсәгез…

 

Түбән Кама шәһәре Үзәк мәчете янында корбанлык мал сату оештырылачак. Сарыкларны чалып, итен тиешенчә эшкәртү мөмкинлеге дә каралган.

Корбанлык мал итеннән мохтаҗларга да өлеш (3/1) чыгару нияте булган кардәшләргә аны мәчет ишегалдындагы махсус кабул итү урынында калдырырга була. Сугымчыларга (чалынган итне эшкәртү өчен дә) +7-927-240-90-66 номеры белән шалтыратырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев