Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Иманлы булырга тырышыйк

Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәлам): «Изгелекләрең өчен шатланыр, яманлыкларың өчен көенер кеше булсаң, син – мөэмин», – дигән.

Кешене яшәтүче, җегәр бирүче бөек көч була. Мөселманнарның андый көче – ышанычлы иман. Иман – ул, иң әүвәл, Аллаһы Тәгаләгә, илаһияткә ышану булса, икенчедән, күңел сафлыгы, рухи пакьлек, изгелек, шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау, мөселманның әхлак һәм тәрбиялелек билгесе, күңел тынычландыру чарасы. Менә шушы сыйфатлардан мәхрүм ителсә, кеше имансызга әйләнә. Моның мисалларын тормыш безгә ачык күрсәтә.
Табигый ки, сәламәт тән һәм җан авыруларга бирешмәскә тырыша, авырса, савыгырга омтыла. Әхлакый һәм рухи авыруларга дучар ителгән җәмгыятебез дә шулай үзен савыктыру чаралары итеп, моңа кадәр хурлау-кимсетүләр кичергән дингә мөрәҗәгать итте.
Мин 1965 елдан 2005 елга кадәр мәктәптә укытучы, укыту бүлеге мөдире булып эшләдем. Белем бирүдән тыш, балаларга Ватан һәм милләт каршындагы вазифаларын аңлатырга, әхлак тәрбиясе бирергә тырыштым. Минем күпьеллык күзәтүләрем буенча, дөньяви гына түгел, дини тәрбия дә алган балалар үз-үзләрен тотышлары, әх-лаклы, мәрхәмәтле, өлкән яшьтәге кешеләргә ихтирамлы булулары белән аерылып торалар. Алар үзләре дә томыш иткәндә, ата-ана буларак, югары әхлаклы, мәрхәмәтле, тәүфыйклы балалар тәрбияли.
Мөселман Аллаһы Тәгалә биргән язмышка буйсына, иманлылар юлын сайлый. Андый кеше кимсетелүне белми, чөнки ул башын бары тик Кодрәтле, Бөек Аллаһы каршында гына ия. Мөселман кешесе комсыз да, үз-үзен генә яратучы да булмаячак. Ул намуслы һәм хак юл белән тапканнарына риза булып яшәячәк. Кешенең бердәнбер дине Исламның әнә шундый булуын мәчеттә оештырылган укуларда гына тирәнтен аңладым һәм аңлата алам. Тормышта дөрес яшәүне пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһи галәйһи вәссәлам) сөннәтеннән өйрәндем.
Тормыш кодексы нәкъ менә Аллаһы кануны икәненә ышану һәм аны үтәүгә бәйле. Ата-аналарның бурычы – балаларын биш яшьтән дә калмый дөрес итеп юынырга, тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәтү һәм Коръәннең балалар өчен эшләнгән тәфсирен үзләштерүгә юнәлеш бирү һәм әкренләп Аллаһ сүзе Коръәнне гарәпчә укырга һәм ятларга өйрәтү. Укулар дәвамында иманның ныклыгына аның җиде шартын өйрәнеп, тулысынча кулланганда гына ирешүемә инандым.

Әлфия Абдуллина,

үзәк мәчетнең "Тәүһидә" төркеме  шәкерте

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X