Зөлхиҗҗә ае
Зөлхиҗҗә аеның атамасы «Хаҗ» сүзеннән алынган.
Чөнки бу айда иманның биш баганасының берсе булган Хаҗ сәфәре кылына. Тагын шунысы да бар: зөлхиҗҗә ае һиҗри календарьнең соңгы ае. Зөлхиҗҗә аенда, бигрәк тә беренче ун көнне мөселман тәүбә кылып, зикерләр һәм башка файдалы гамәлләр белән үткәреп җибәрергә тиеш. Кайбер гамәлләрне аерым әйтеп китик.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынырга мөмкин булган иң саваплы гамәл — ул да булса Хаҗ сәфәрендә булу. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә гомерендә бер булса да хаҗ кылырга насыйп итсә иде. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кабул кылынган Хаҗның әҗере Җәннәт нигъмәтләренә тиңдер», — дигән.
Ураза. Бу иң саваплы, яхшы эшләрнең берсе булганга күрә, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнендә ураза тоту хуп күрелә.
«Лә иләһә илләллаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Аллаћу әкбар» дигән зикерләрне ешрак кабатлау. Моны эшләр өчен ниндидер аерым вакыт я урын таләп ителми — кеше автобус көтеп торганда, чиратта утырганда, руль артында барганда да зикер әйтә ала.
Аллаһы Тәгалә безгә шушы изге айга кадәр яшәргә насыйп итте. Шуны истә тотарга кирәк, ислам динендә бик күп изге гамәлләр бар һәм без аларны хәзердән үк кыла алабыз! Бу — тәүбә итү, Коръән уку, төнге намаз — тәһәжжүд кылу, ата-анабызга хөрмәт күрсәтү, күршеләребезгә яхшылык эшләү, зикерләр әйтү, ураза тоту, дини белемнәребезне арттыру, ярлыларга ярдәм кулы сузу, мөселман җәмәгатендә актив катнашу, житешсезлекләребездән арыну, туганнарыбыз белән араларыбызны яхшырту һәм башкалар. Әгәр кемгәдер: «Бу айда эш хакың йөз мәртәбә күбрәк булыр, өстәвенә, тырышуыңа карап, премияне дә күбрәк бирербез!» — дисәләр, ул кеше никадәр тырыша!.. Ахирәтебезне дә онытмасак иде...
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев