Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Хуш киләсең, Рамазан!

10 мартта, ястү намазыннан соң, беренче тәравих намазы укылачак, ә 11 мартта уразага керәчәкбез.

• «И, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан, яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз» («әл-Бакара» сүрәсе, 183 нче аять). 

• «Рамазан ае — бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын» («әл-Бакара» сүрәсе, 185 нче аять). 

• «Кем дә кем Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһыдан әжер-савап өмет итеп ураза тотса — аның моңа кадәр кылган гөнаһлары гафу ителер (Бохариның хәдисләр җыентыгы). 

• Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза — сабырның яртысы. Һәр нәрсәнең зәкәте бар. Тәннең зәкәте — ураза», — дигән (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/444, № 23571). 

• "Ураза тотучыга ике шатлык: беренчесе авыз ачканда, икенчесе —Раббысы белән очрашканда (Мөслим, хәдисләр җыентыгы).

• Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): «Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», — дип әмер итте.

• Абдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлуллаһның (салаллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәнен тапшырган: «Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә колга шәфәгатьчелек итәчәкләр. Ураза: «Әй, Раббым! Мин аны көндезләрен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыйдым. Шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл», — диячәк. Коръән дә: «Мин аны төннәрен йоклатмадым. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл», — диячәк. Шулай итеп, икесе дә (әлеге колга) шәфәгать итәчәкләр» (Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/174).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев