Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Хуш киләсең, Рамазан!

Ураза — ислам динендәге биш рөкеннең берсе һәм аны тоту һәр мөселман өчен фарыз (мәҗбүри) булып тора.

Ураза тоткан кеше, Аллаһ ризалыгы өчен, ихлас күңел белән иртәнге таңнан алып, кояш баеганчыга кадәр, билгеле бер төр гамәлләрдән тыелып торырга тиеш. 

Бу изге айда балигълык яшенә җиткән, аек акыллы, сәламәтлеге рөхсәт иткән һәм юлда булмаган һәрбер мөселман ураза тотарга бурычлы. Ураза тотмау рөхсәт ителгән, ләкин фидия түләргә тиеш булган кешеләр бар. Алар ураза тота алмыйлар, тик калдырган көннәренең һәрберсе өчен бер мескенне туендырырга бурычлылар. Быел сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен, тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде. 

Ураза тотмау рөхсәт ителгән, ләкин аны кайтарып тотарга тиешле булган кешеләр дә бар. Болары юлда, ягъни сәфәрдә булучылар, сәламәтләнергә өметләре булган авырулар. 

Рамазанның хикмәтләре 
Аллаһның бар әмерләренең хикмәтләре бар. Рамазан уразасы да хикмәтләр белән тулы. Хикмәт — ул сүзне тиешле урынында, тиешле кешесенә сөйләү; һәр нәрсәне үз вакытында үз урынына кую; һәрбер эшне үз вакытында дөрес итеп эшләү һәм дөрес фикер йөртү. 

1. Рамазан аенда ураза тотучылар мул табыш алалар. 
1 нче ун көне — Рәхмәт ункөнлеге. 
2 нче ун көне — Мәгърифәт ункөнлеге. 
3 нче ун көне — Уттан котылу көне. 

2) Рамазан ае кешегә ачлыкның, мохтаҗлыкның нәрсә икәнен таныта. Ураза кешегә садака бирергә, кешеләргә ярдәм кулы сузарга, фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга өйрәтә. 

3) Ураза кешене үз асылына кайтара. Ул ыгы-зыгы белән үз-үзен, эчке дөньясын оныта. Ә инде ураза тотканда ачыккач, сусагач, уй-фикергә чумгач, үзенең эчке халәтен-рухын, вә җанын тәрбияли. 

4) Ураза кешенең ихтыяр көчен чыныктыра, сабырлыкка, нәфесен жиңәргә өйрәтә. Нәфесен кулда тота белгән кеше генә тотрыклы нык була. 

5) Ураза кешене үз вакытында ашарга-эчәргә өйрәтә.

6) Ураза исрафтан тыя. Авыз ачканда ризыкның кадере, ләззәте, тәме арта. 

7) Ураза кешенең ашказаны-эчәк системасын ял иттерә, организмнан зарарлы шлакларның чыгуына ярдәм итә, бәдәнне ныгыта. Ашказанына көне буена ризык төшмәгәч — ул ял итә. Калган 11 ай аңа эшләү җинел булачак. 

8) Ураза — ул гыйбадәт. Ул кешенең рухын яңарта, аны киң күңеллелеккә өнди. 

9) Ураза тотучы үзен башкалар белән бертигез итеп тота. Бер вакытта сәхәр ашап, бергәләп ифтар кылу — бердәмлекне арттыра. 

10) Ураза тотучы белән тотмаучы Аллаһ каршында бертигез түгел. Ураза тотучы бик күп әҗер-савапларга ирешә, ә ураза тотмаучы кеше я бик олы гөнаһлы, я имансыз кяфер, я монафикъ була. 

Ураза тотмаучылар ике төрле катламга бүленә:
— вөҗдан газабы кичерүчеләр. Алар бу гыйбадәтне үтәмиләр, ләкин тиеш икәнлекләрен беләләр, кеше күрмәгәндә генә ашап-эчәләр. 
— икенче төркемдәгеләр бар кешегә күрсәтеп ашап-эчәләр, хәтта ураза тотучылар каршында рәхәтләнеп ризыкланып утыралар. Менә монысы инде олы гөнаһ. Шуңа күрә өй әһелләребезгә моны аңлатып, аларны да җәһәннәмнән коткарырга кирәк. 

Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга тәүфикъ-һидаять биреп, Аның ризалыгын алырга насыйп булсын. Әәмиин!
Фото шәхси архивтан.

 

Яңа казый билгеләнде

Түбән Камада Татарстан казыйларының күчмә утырышы узды. Әлеге делегацияне Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Ике көнлек эш сәфәре барышында кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштылар. 

Көн тәртибенә шулай ук якынлашып килүче Рамазан аена карата сораулар һәм Салих хәзрәт Ибраһимовны казый итеп тәкъдим итү кертелгән иде. Дини мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнарын бүлү турында карар кабул ителде. Хәзер Салих хәзрәт казый итеп билгеләнде һәм ул Түбән Кама районы мөселманнары арасындагы никах, мирас һәм бизнес мәсьәләләрен хәл итәчәк. 

Шулай ук Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән җылы очрашу узды.
Айрат Забиров фотосы

 

Кирәкле очрашу

9 мартта шәһәрнең «Сөләйман» кафесында мөселман хатын-кызлар клубы «Рамазанга әзерлек» циклыннан икенче очрашу үткәрде.

Биредә күршеләребез Яр Чаллыдан балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем бирү үзәге «Тәрбия» директоры Ләйсән Әхмәтова чыгыш ясады. Ул гади көнкүреш әйберләреннән дә бәйрәм атмосферасы булдыру, балаларга мөһим дини төшенчәләрне һәм ураза тоту кагыйдәләрен аңлатыр өчен нәтиҗәле ысулларны кулланырга кирәклеген конкрет гамәли киңәшләр белән мисаллар китереп, гаять аңлаешлы тел белән сөйләде. Аның балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә гамәли очракларны китереп сөйләгән «Рамазанда балалар дәресләре өчен чаралар һәм практик гамәлләр» дип аталган бу җанлы чыгышы өч сәгать дәвам итте.
Айрат Забиров фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X