Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

Уразада ничек тукланырга?

Кич авыз ачканда хөрмә җимешеннән һәм бераз су эчүдән башларга кирәк, аннары дога кыласың, намаз укыйсың. Шуннан соң ашауны дәвам итәргә була.

Фото шәхси архивтан

Хөрмә магний, калий, шулай ук эчәклекнең дөрес эшчәнлеген булдыра торган җепселләргә бай. Ул канны глюкоза белән баета, ачлык хисләрен баса, бу артык ашауга киртә куя. Әгәр дә хөрмә булмаса, су эчеп башларга да ярый.

Төп ашау вакытында кыздырылган һәм майлы ризыклардан, кибет ярымфабрикатлары, камыр ризыкларыннан баш тартсагыз – яхшырак булыр. Хөрмә ашап, су эчкәннән соң, аш, салат һәм төп ризыкны чиратлаштырыгыз. Ашказанына авыр булмасын өчен, артыгын ашап ташламагыз. Ифтарны җылы аш ашаудан башласагыз, ашказаныгыз тынычланып китәр, ашкайнату системасын калган ризыкларны кабул итәргә әзерләр.

Ифтардан соң ук баллы ризыклар ашау эч күбү, ашкайнату системасы эшчәнлеге тоткарлану һәм канда глюкоза дәрәҗәсе артуга китерәчәк.

Иртән сәхәргә үзегезнең гадәти рационда булган ризыкларны – салатлар, дөге, солы, карабодай боткалары ашарга мөмкин, яшел яки кара чәй һәм су эчәргә. Газлы, татлы суларны һәм энергетикларны эчү организмга зарарлы. Тиз әзерләнә торган ризыклар, токмачлар, кибет ярымфабрикатлары, чипсы, фастфудлар 1-2 сәгатьтән соң сусау һәм ачлык хисе тудыра, шунлыктан Рамазан аенда андый ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк. Бу айда тозлы һәм борычлы ризыклар ашау да киңәш ителми.

Сәламәтлеккә файдалы ризыклар сайлагыз.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев