Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбәнкамалыларга садака төрләре турында аңлаттылар

Яшерен бирелгән садака — Аллаһның ачуын сүндерә.

Сәхифәбезнең алдагы санында садака турында яза башлаган идек. Бу турыда бик күп һәм бик озак итеп язарга, сөйләргә булыр иде. Тик сүзне озакка сузмыйча, бу юлы садака төрләренә тукталып үтәрбез. 

Яшерен бирелгән садака — Аллаһның ачуын сүндерә. Яшерен садаканы ике төрле юл белән биреп була: кемнән икәнен белгертмичә бирү. Әйтик, бер мохтаҗ кешенең утка, суга түләргә акчасы юк. Аның исәп-хисап счетына акча салырга, яки конвертка салып, ишек ярыгына кыстырып куярга була. Икенче төре садака биргәндә, алучыга күләмен белегертмичә, берәр нәрсәгә төреп бирү. 

Садака — авыруларга дәва. Садаканың дәвасы хакында бик күп кыйссалар сакланып килә. Әйе, садака белән авыруны дәвалап була. Тик моның өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм аның рәсүленә ихластан ышану кирәк. 

Садака — кешене игелекле, тәкъва кыла. Акчаны һәркем ярата. Әгәр аны үз өеңдә җыеп барсаң, көннәрдән бер көнне караклар кереп тиенен дә калдырмый алып чыгып китәргә мөмкиннәр. Әгәр вакытында без алардан мохтаҗларга, мәчет-мәдрәсләргә өлеш чыгарган булсак, ахирәт өчен савап туплаган булыр идек. 

Садака бирү — ахирәт банкына акча салу. Дөньялыкта яшәгән вакытта бирелгән садакага беркем тотына алмый. Хәтта нинди оста караклар, җен шайтаннар да урлый алмый. Ул малларыбыз Аллаһның саклык кассасына төшә һәм без аны ахирәт көнендә күрә торган булачакбыз. 

Җимеш агачы утырту, кешеләргә елмаю, яхшы сүз, килгән кунакны кунак итү — һәр яхшы эш — садака. Дөньяда яшәгәндә кемнәрдер гел матур сүзләр сөйли, яхшы гамәлләр кыла. Кемнеңдер янында бер минут та басып торып булмый, сүз саен ямьсез сүзләр кыстыра. «Өч төрле эшне эшләүче иманның тәмен татыячак: «Аллаһыдан башка илаһ юк», дип бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу; канәгать булып, малыңнан зәкят түләү; ел саен мал белән башкаларга ярдәм итү».

Садака биргәндә уртача бул. Һәр эштә, гамәлдә уртачарак булу хәерле булып санала. Уртача эшләрнең барысы хәерле. Садака бирмичә, саран булып яшәү яки бар малыңны садакага биреп, гаиләңне фәкыйрь итү килешмидер. 

Садака бирүчегә фәрештә бай булсын дип, дога кыла. Фәрештәләрнең кылган догалары кабуллардан була, анда бернинди шик юк. Биргән садакалар тиешле урыннарга бирелсәләр мөселманның үз файдасына булачак. Кыямәт көнендә аның әҗерен күреп шатланачак. 

Юлда тапкан акчаңның иясен таба алмасаң, Аллаһ кушкан урынга садака итеп бир. Кайбер чакта юлда йөргәндә төрле нәрсәләр, акча да табыла. Ул акчаның хуҗасы табылса, бик әйбәт, аңа кайтарып бирәсең. Ә табылмаган очракта, аларны садака итеп тарату дөресрәк.

Бурычка акча биреп тору да садакадан санала. Авыр чакта, бик нык акчага тилмергәндә кайбер мөселманнар дусларыннан, туганнарыннан акча сорап торалар. Бурычка бирүче, бурычка сораучыга ике мәртәбә акча биреп торса (арттырып түләү шарты белән түгел!!!) — алар садака биргән әҗергә ирешәләр.

Аллаһ разый булмаган урыннарга садака бирү ярамый. Рамазан аенда көндезге 12гә ашка кунак дәшү һәм аларны намаз вакытында сыйлау харамдыр. Корбан ае җиткәч, дүрт аяклы сарык урынына күркә, яки дүрт аяклы куян чалу өстеңдәге вәҗибне төшерми. Әгәр бер исерек килеп, синнән спиртлы эчемлекләр эчәргә акча сораса, аңа акча бирү харамдыр. Чөнки аракыны эчүче дә, шулай ук эчерүче дә мәлгун була.

Садака җария. Мөселман кешесе үзенең вафатыннан соң да, үзе өчен әҗер килә торган юлларны ясап калдыра. Пәйгамбәребез (Салләллаһү галәйһи вә сәллам) бер хәдисендә әйткән: «Җиде эшнең савабы кеше каберендә ятканда да килеп торыр, өзелмәс: гыйлем өйрәтеп калдыру, елга агызу, кое казу, хөрмә агачы үстерү, мәчет төзү, мираска Коръән калдыру, атаанасы өчен истигфар кылучы изге бала калдыру. 

Садаканың әҗерен юкка чыгармагыз. Кайберәүләр биргән садаканың әҗерен юкка чыгарырга мөмкин. Ничек итепме? Әйтик, садака биргәннән соң: «Мин сиңа садака биргән идем», — дип сөйләп йөрү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев