Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбәнкамалылар «Ак каен» мәчете территориясендә узган өмәдә катнашты

Егермегә якын кеше төзелеш материалларын урнаштырды, чүп-чар җыйды, территорияне тәртипкә китерде.

Шәһәребездә өченче мәчет — «Ак каен» төзелеше дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне мөселманнар мәчет территориясендә узган өмәдә катнашты.

Имам Рәйхан хәзрәт җитәкчелегендә егермегә якын кеше төзелеш материалларын урнаштырды, чүп-чар җыйды, территорияне тәртипкә китерде. Бүгенге көндә «Ният» хәйрия фонды акчасына мәчет идәннәрен җәю эшләре башланды.

Сүз уңаеннан, узган атнада мәчет бинасына җылылык биргәннәр иде. Сантехника эшләрен башкарган «Маяк-НК» компаниясе җитәкчесе Нәфис Ибраһимов сүзләренчә, тиешле органнардан рөхсәт алынган. Җылылык бирү белән, мәчет бинасында эчке бизәү эшләре башлана. Тик шунысы да бар, җылылык һәм су бирелү белән бергә, алар өчен түләү кәгазьләре киләчәк. Мәчет биналары дәүләт балансында түгел, аларны мәхәллә кешеләре үзләре тота. Төзелеш эшләре кебек үк, түләүләр халыкның игелеге, юмартлыгы хисабына бара. 

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев