Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбән Каманың Үзәк мәчет территориясендә Корбан бәйрәмендә корбан чалу оештырылмый

Корбан-бәйрәм 16 июньдә узачак.

Түбән Кама мөселманнары Корбан бәйрәменә әзерләнә. Быел ул 16 июньгә туры килде.

Корбам бәйрәменә төп әзерлек Үзәк мәчет территориясендә дә бара.

«Бәйрәм намазы түбәндәгечә оештырылачак: мәчет 6:00 сәгатьтә ачыла, эчкә сыймаган халык мәчет территориясендә урнаша», — дип сөйләде Түбән Кама үзәк мәчетенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Кәрим Хәсәнов.

Быел мәчет территориясендә корбан чалу оештырылмый. Моның өчен Кама Аланында махсус урын җиһазландырылган.

Мәчет территориясендә традиция буенча хәләл-продукция сату оештырылачак.

Иртәнге сәгать тугыздан «Гаилә» паркында балалар өчен уен-конкурслар узачак, шул исәптән театральләштерелгән тамашалар да булачак.

Корбан бәйрәме 16 июньдә иртәнге сәгать җидедә Үзәк мәчет территориясендә башлана. Гомумән алганда, корбан чалуны өч көн дәвамында башкарырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев